erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Җырлы-моңлы гаиләм

Һәр гаилә үзенчәлекле, һәрберсе нинди дә булса талантларга ия.

Мин дә үз гаиләмне талантлы дип саныйм. Безнең гаиләбез җыр-моң сөючеләргә бай. Шундый музыкаль гаиләм белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.

Бабам Рәис кечкенәдән гармун уйнарга хыялланган һәм беренче эшләп алган акчасына ул “Саратский” хромка гармуны алган. Тракторчы булып эшләсә дә, гармун аның кулыннан төшмәгән. 90нчы елларда безнең авылда урам концертлары оештырыла башлагач, аның җырлау таланты да ачылып киткән. Бабам шаян кеше булган, кайбер такмакларга үзенең кызык сүзләрен өстәп, җырлап, авыл халкының куңелен күргән.

Әтием Фәнис, бабай гармунда уйнаганга кечкенә яшьтән җырлап үскән. Төз лапас түбәсен сәхнә итеп, кычкырып-кычкырып җырлап, күршеләр капка төбендә утырганда концерт куйган. “Сәхнәгә чыгып җырлаган беренче җырым Алла  Пугачеваның “Беренче класс укучысы” җыры иде”, – дип исенә төшерә ул. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач,  район буенча үткәрелгән төрле җыр бәйгеләрендә катнашкан, хәтта Г. Камал исемендәге театрда “Без бит Арча яклары” иҗат концертында Гөлзада Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Рөстәм Закиров кебек җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган. Хәзер концертларда катнашмаса да, абыем белән миңа, осталык дәресләре уздыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтиемнең сәләте безгә дә күчкән. Абыем Дилүс  кечкенәдән җырларга ярата. Мәктәптә укыган вакытта ук концертларда катнаша  иде. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, укуын музыка белән бәйләргә булды. Арча педагогия көллиятенең музыка факультетына укырга керде. Анда баян классында укыды. Данлыклы “Арча егетләре” халык вокал ансамбленең солисты да булды. Авылда нинди генә кичә, концерт, егетләрне армиягә озатумы, Сабан туена  бүләк  җыюмы, абыем һәм аның баяныннан башка үтми иде... Хәзерге вакытта абыем армия сафларында хезмәт итә.  Баяны да үзе белән. 

Миңа килгәндә, мин дә якыннарымнан калышмаска тырышам. Авылда үткәрелгән концертларда, районкүләм конкурсларда катнашам. “Арча сандугачы” дигән районкүләм  фестивальдә ел да лауреат булам.
Менә шундый җыр-моңга гашыйк минем гаиләм. Бездә булган җыр сәләте киләчәк буыннарга да күчеп, нәсел дәвамчыларыбыз да безнең буын турында шулай сөйләсеннәр, үзләре дә җырлап, шатланып яшәсеннәр иде.

 Дилә Заһидуллина.
 Ашытбаш авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X