erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

"Заһидә Мингалиевна мине гармунда уйнарга өйрәтте"

Дәрескә килгәндә мине урамга ук чыгып каршы ала иде.

Мин гомер буе баянда уйнарга хыялландым. Ләкин яшь вакытта эшләдем, балалар үстердем, бакча эше булды, хайваннар да асрадым. Барысына да вакыт кирәк бит. Баянда уйныйсы бик килә, теләк тә зур иде. Баянистларга сокланып карый идем.

Пенсиягә чыккач куркып кына балалар сәнгать мәктәбенең бусагасын атладым. Ул 4 июнь иде.

– Мин баянда уйнарга өйрәнергә дип килдем, – дидем. Заһидә Мингалиевна елмаеп каршы алды. Шул көннән мин аның дәресләренә йөри башладым. Дүрт ел ярым шул кадәр яратып йөрдем. Дәрескә килгәндә мине урамга ук чыгып каршы ала иде.

“Мин сезнең булдыра торган кеше икәнлегегезне чамаладым”, – ди иде. Бик әйбәтләп, җайлап өйрәтә, бер дә ачуланмый, сабыр кеше иде. Шушы ара эчендә  дуслашып та беткән идек. Мине туганы шикелле күрә иде. Ул укытучы буларак та, кеше буларак та бик әйбәт, тыйнак, мәгънәле, әйтәсе сүзен уйлап кына әйтә белә иде. Гаиләсе, туганнары өчен янып йөрде. Аның укучылары  конкурслардан җиңү яулап кайталар, ул шуңа бик тә шатлана иде.

Заһидә Мингалиевна кебек кешеләр меңгә бер генә очрый. Энҗе бөртеге зур булмый шул. Шоферлыкка укып 4 декабрьдә генә права алган иде. “Гөлшат апай, экзаменнарымны бик яхшы билгеләренә генә тапшырдым, машина алгач мин сезне кибетләргә алып менермен”, – дигән иде. Ләкин өлгермәде шул, бик аянычлы хәл килеп чыкты. 56 яшендә, энергиясе ташып торганда, якты дөньялардан китеп барды. Сездән башка миңа яшәү авыр булачак. Минем янга ялт итеп елмаеп килеп керә идегез. Заһидә Мингалиевна кебек кешеләр күбрәк булсын иде. Урыныгыз җәннәтнең түрендә булсын, Кәүсәр чишмәләренең суын эчәргә насыйп булсын иде сезгә. Тыныч йоклагыз, кадерле Заһидә Мингалиевна. Бу язмам сезгә дога булып барып ирешсен иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлшат Нотфуллина, 66 яшь,

 пенсионер,

Арча

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X