erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Зирәк тычкан кызы турында әкият

Борын-борын заманда, без әле тумаганда, жир шары тугәрәк тугел, өчпочмаклы булганда, яшәгән ди тычканнар.

                             Алар бик куп булганнар. Бер-берсе белән аралашмаганнар: һәр тычкан узенчә яшәгән.

        Көннәрдән бер көнне бу Тычканнар  авылына бер  кунак килеп төшкән. Бик матур күлмәк кигән, кулына чемодан тоткан бу матур Тычкан кызын берәү дә өнәмәгән: аның белән аралашмаска тырышканнар. Ә кунак кыз бик акыллы, шаян  һәм тапкыр булып чыккан. ”Бу Тычканнар авылындагы тормышны ничек кенә үзгәртергә икән?”-- диеп, ул иң өлкән Тычканга киңәшкә барган. Өлкән тычкан бик акыллы икән:  бу кыю кызга мәктәп ачарга тәкъдим иткән. Мәктәптә укыган барлык тычканнар дус, тату булырга, бердәм эшләргә һәм ял итәргә гадәтләнгәннәр. Гел караңгы чырайлы булып йөрүчеләр  дә бер-берсенә ярдәм итеп, ягымлы сөйләшеп яши башлаганнар. Авыл гөрләп торган, һәр көн бәйрәмгә әверелгән.

                 Шундый күңелле көннәрнең берсендә  Кунак Тычкан китәргә җыенган. Җибәрергә теләмәсәләр дә, 12 айдан соң тагын килергә сүз биреп, үз иленә кайтып киткән. Ул кайтып китсә дә, мәрхәмәтле, ягымлы укучылары аның эшен дәвам иткәннәр.

              Шушы вакыйгадан соң, һәр 12 ел саен  барлык авылларга, шәһәрләргә дә  Тычкан  бер елга кунакка килә башлаган. Сәламәт  яшәргә, ягымлы булырга өндәгән Тычканны кешеләр дә, мул табыннар корып, зурлап каршы ала башлаганнар: киләсе яңа елга аның исемен биргәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

           Бәхетле якты көннәрең, имин серле төннәрең белән туган ягыбызга рәхим ит, Яңа ел!

                                                                                        Наил Гайфуллин,

Түбән Аты мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X