erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән пенсияләр арта

1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең бер өлешенә социаль пенсияне 7,5 процентка арттырачаклар. Индексация 3,4 миллион кешегә кагылыр дип көтелә.

1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең бер өлешенә социаль пенсияне 7,5 процентка арттырачаклар. Индексация 3,4 миллион кешегә кагылыр дип көтелә. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова хәбәр иткән.

Эксперт искәрткәнчә, мондый түләүләр хезмәт стажы һәм пенсия коэффициенты тиешле күләмдә җыелмаган кешеләргә каралган. Шулай ук алар туйдыручысын югалтучыларга һәм инвалидлык алучыларга түләнәчәк.

Артуны исәпкә алып санаганда, картлык буенча социаль пенсия күләме 7689 сум 30 тиен тәшкил итәчәк. Инвалидлык буенча түләнгән очракта аның күләме алучының категориясенә бәйле рәвештә билгеләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, индексация дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсия алучыларга кагыла. Түләү күләме социаль пенсия дәрәҗәсенә бәйле булырга тиеш. Мәсәлән, бу хәрби хезмәткәрләр һәм башка льготалы категорияләр, диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X