Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 1 августтан Россиядә пенсия артачак

    1 августтан Россиядә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга түләүләр индексацияләнәчәк. Якынча 7,3 млн кешенең пенсиясе артачак. ("Татар-информ")

    Эшләүче пенсионерларга иминият түләүләре өчен өстәмә баллар алучыларга индексация 314,07 сумнан артмаячак. Моннан тыш, 80 яшь тулган пенсионерлар һәм беренче төркем инвалидлары иминият пенсиясенә өстәмә акча алачак. Хәрби пенсионерларга түләүләр дә индексацияләнәчәк, дип яза «Известия» газетасы.

    «Шул ук вакытта өстәмә күләме законда теркәлмәгән, ә баллар санына һәм пенсиягә чыгу вакытына бәйле. Әмма өстәмә түләүне чикләүче югары планка да бар — өчтән дә артмаган пенсия баллын түләячәкләр", - дип өстәде ул.

    Хәрби пенсионерларга түләүләрнең артуына килгәндә, аларда индексация фаразланган инфляцияне узып китәчәк, дип билгеләп үтте Косарева. «Ундүртенче июльдән № ФЗ-23 номерлы Федераль законга кул куелды, аның нигезендә хәрби пенсионерларга түләүләр агымдагы елның 1 июненнән 10 процентка индексацияләнә», — дип искә төшерде эксперт.

    Реклама

    Моннан тыш, 2022 елның 1 октябренә пенсионерларга — Эчке эшләр органнарының элеккеге хезмәткәрләренә — 19,5 процентка, ә 2022 елның 1 октябреннән Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүләр 15,5 процентка артачак. Отставкадагы хәрбиләрнең пенсияләре 2022 елда берничә тапкыр арткан: гыйнвар аенда, планнан тыш 9 процентка, 1 июньнән 10 процентка, һәм 1 октябрьдән тагын бер тапкыр 4 процентка артачак.

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/1-avgusttan-rossiyada-pensiya-artacak-5857535

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: