erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 гыйнвардан Россиядә пенсияләрне китереп бирү кагыйдәләре үзгәрде

1 гыйнвардан Россиядә «Пенсияләрне түләү кагыйдәләре» төзәтмәләре үз көченә керде

1 гыйнвардан Россиядә «Пенсияләрне түләү кагыйдәләре» төзәтмәләре үз көченә керде, алар пенсионерларга акчалата түләүләрне китереп бирү тәртибен регламентлаштыра, дип кисәтте Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская. Аның сүзләренчә, үзгәрешләр илнең 10,4 миллионга якын кешесенә кагылачак.

Элек пенсионер акчаны билгеле бер көнне генә өендә ала иде, шул ук вакытта табибка бару яки күршесен җирләү почтальонның визит датасын үзгәртү өчен сәбәп була алмады, дип аңлатты Лебединская.

«Көнендә өйдә булмаган очракларда акчаны алыр өчен почта бүлегенә барырга яки киләсе айны көтәргә туры килде. Икенче вариант – ышаныч кәгазе белән дә алырга мөмкин иде. Әгәр пенсионер озакка китәргә җыенган булса, аңа пенсиясен саклык кенәгәсенә яки картасына күчеререргә тәкъдим ителде. Яңа тәртип пенсия алуны уңайлырак итте», – дип ачыклык кертте белгеч «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә. Аның сүзләренчә, хәзер бу кагыйдә гамәлдән чыгарыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2023 елдан, пенсионер билгеләгән көнне өйдә булмый икән, хат ташучы кайчан киләсен алдан белдереп, аның янына ким дигәндә ике тапкыр килергә тиеш. Графикка карамастан, пенсия алып була торган иң соңгы көн булып айның 25е санала.

Әгәр пенсионер ярты ел дәвамында өендә булмаса, аңа түләүләр туктатыла – ул аны Пенсия фондына гариза язып яңарта алачак. Лебединская искәртүенчә, 2023 елның апреленнән почта пенсияне акчалата илтеп бирә торган бердәнбер хезмәт булачак. Аның сүзләренчә, шул рәвешле почта компаниясенең клиентлары саны 1,5 миллион кешегә арттырылачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X