erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

11 яшьлек бала үлеме: «Бөтен район елый»

Чүпрәле районының Яңа Борындык авылында 12 август көнне фаҗига була. Буа районы, Әлши авылы янында Зөя елгасында су коенганда, 11 яшьлек малай батып үлә. Баланың суга батуы турындагы хәбәр олыларга бик соң килеп ирешә.

Бу турыда бергә су коенган ике малай хәбәр итәргә курка, һәм баласын эзләп килгән әнисе Альбинага кичке унбердә генә фаҗига хакында мәгьлүм була. Әни кеше шунда ук ашыгыч хезмәтләргә шалтырата.

— Р. безнең Иске Шәйморза гомуми урта белем бирү мәктәбендә алтынчы сыйныфка укырга килергә тиеш иде. Алар күрше авылдан йөреп укыдылар. Малай ишле гаиләдән,- дип сөйләде безгә уку йортының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Ханбикова. - Олы апалары, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Буадагы көллияткә укырга керде. Икенче апасы тугызынчы сыйныфка укырга килә, өченчесе Р. иде. Аннан соң гаиләдә тагын кече яшьтәге ике бала тәрбияләнә, иң кечкенәсенә яшь ярым гына. Әтиләре Радик җирле хуҗалыкта эшли. Әниләре Альбина балалар белән өйдә утыра. Р. шундый тәртипле, акыллы, тырыш бала булып үсте, барлык чараларда актив катнаша иде. Һәрчак пөхтә киенгән, елмаеп тора, аның көләч йөзе әле дә күз алдыбыздан китми. Сыйныф җитәкчесе дә, сыйныфташлары да, гомумән, мәктәбебез белән кайгы эчендә без, елыйбыз да елыйбыз. Сабый баланың шундый фаҗигале үлеме йөрәкләрне телгәли. Бу һәлакәт турында ишеткәч тә, мәктәп директоры белән укучыбыз яшәгән гаиләгә бардык, шуннан соң бала батып үлгән урынга киттек. Төнге икегә чаклы шунда булдык, ахыргача исән дип көттек. Иртән менә шундый коточкыч хәбәр килеп иреште.

11 яшьлек Р.ның гәүдәсен ярдан ике метр ераклыкта коену урыныннан 500 метр ераклыкта 2.42 төндә табалар. Малайның мәетен яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

Баксаң, малай төшке аш вакытында Зөя елгасына дуслары белән су коенырга китә. Чүпрәленең Борындык авылы белән Буа районының Әлши авылы бер-берсеннән ерак урнашмаган, 3-4 чакрым тирәсе. Күрәсең, эссе көннәрдә балалар бирегә еш килгәннәр. Малайлар су коенган вакытта, кайсыдыр мизгелдә иптәшләрен күздән югалта. Ә анда су агымы шактый көчле, «воронка» сыман, кешеләрне шул суырып ала, күрәсең.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев белдергәнчә, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аны күзәтү ведомствосы үз контроленә алган. «Прокуратура тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк процессуаль карарның законлылыгын һәм нигезлеме-түгелме икәнлеген тикшерәчәк», — диде Галиев.
—Укучыбызның гәүдәсен әлегә моргка алып киттеләр, иртәгә күмәбез инде, урыны җәннәттә булсын,-дип кайгылары белән уртаклашты Ләйсән Ханбикова.

Фото: https://vk.com/mchs.tatarstan

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/avyl-gyna-tgel-bten-rayon-elyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X