13 елдан соң кабат сәхнәгә кайтучы Асылъяр: «Мин тамашачыны туйдырырга яратмыйм» (»Интертат», Камилә Билалова)
13 елдан соң Асылъяр – Алсу Зәйнетдинова – кабат сәхнәгә кайта, тиздән аның сольный концерты булачак. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләде.
- Асылъяр (Алсу Зәйнетдинова) – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Казан мәдәният институты доценты, татар эстрадасы җырчысы. Күпләргә ул «Яланаяклы кыз» сериалындагы Дилбәр роле буенча таныш. 2008 елда Алсу «Евровидение-2008» җыр бәйгесенең Россия сайлап алу турына «Карлыгачлар» җыры белән эләгә, ләкин бәйгегә уза алмый.
«Иҗат юлым беркайчан да тукталып тормады»
13 елга сузылган иҗади «пауза»ны Асылъяр игътибарын гаиләсенә һәм балаларына юнәлтүе, шулай ук фәнни хезмәт язуы белән аңлатты.
2012 елда минем соңгы сольный концертым булды. Шул ук елны мин кандидатлык диссертациясен якладым, ул –бик зур күләмле эш. Аннан соң гаилә төзү, балалар туу – хатын-кыз тормышындагы мөһим этаплар. Мин бу әйберләргә үземне тулаем багышладым, ләкин шул ук вакытта минем җырларым да язылды, концертларга да чакыралар иде. Әмма зур гастрольләргә чыгу мөмкинлеге булмагач, мин иҗат юлымда билгеле бер пауза алган идем.
Иҗат юлым беркайчан да тукталып тормады. Соңгы елларны җырлар да күп җыелды, идеяләр дә, иҗади тандемнарыбыз да дәвам итә. Шушы матурлыкны, байлыкны җыеп, туплап тамашачыга күрсәтәсе килә, – дип аңлатты ул концерт оештыру теләген.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев