erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«130 мең түләсәм, бик матур борын вәгъдә итәләр. Кредитка алып булса да төзәтәм инде»: Татарстанда пластик операция ясатучылар саны арткан

Модада – матурлык, яшьлек. Замана медицинасы кәкре борынны турайтырга, җыерчыклы битне яшәртергә, гәүдәдәге артык майларны киметергә ярдәм итә ала. Моннан биш ел элек  республикада елына 3 мең ясалса, бүген бу сан 10 меңгә җиткән. Тик  пычак астына керү һәр очракта да хәерле тәмамланмаска мөмкин. Ничек матурлык корбанына әйләнмәскә? (Ватаным Татарстан, Сәрия Мифтахова)

Үзеңне яратырга кирәк

Күптән түгел Мәскәүдә  пластик хирургия клиникасында Түбән Камада яшәүче 28 яшьлек кызның вафат булуын ишеттек. Ул гәүдәсендәге артык майлардан котылырга теләгән. Тик липосакция процедурасыннан соң йөрәге туктаган. Табиблар кызның гомерен саклап кала алмаган.  Шул ук вакытта тән тиресен матурайтып, башларын горур тотып йөрүче ханымнар да аз түгел. Әнә Ижау шәһәрендә яшәүче Фәридә Ракова да, җыерчыкларыннан котылгач, иркен сулап куйган. Хәзер аңа дөнья тагын да матуррак тоела икән.

– Блефаропластика ясатуымны кешедән яшермим. Син үзгәргәнсең, хәзер 10 яшькә яшьрәк  күренәсең, диләр. Мактау сүзләрен ешрак ишетә башладым. Кайберәүләр хәтта, шундый зур балаларың бармыни, дип тә аптырый. Кеше арасында йөргәндә ышанычым артты. Карашым да ачык хәзер. Биттәге җыерчыклар өчен борчыласы юк. Күз төпләрендәге кара «капчык»лар да бетте, җөйләр дә калмады. Анда бүсер дә булган әле. Бу бит файдага түгел. Танышларыма, туганнарыма да, курыкмагыз, үзегезне яратыгыз, дим. 40 яшьтән соң бернинди крем да булышмый. Үзем дә – реанимациядә эшләгән шәфкать туташы бит мин. Шуңа күрә табибларга ышанам. Бит буенча проблема юк, хәзер муен тиресен генә тәртипкә китерәсе калды. Шуңа акча җыям, – ди ул.

Акчаң булса,  хирурглар синнән  1–2 сәгать эчендә чибәр кеше ясый. Казандагы бәяләр дә тешләрлек түгел, ди. Күзнең аскы яки өске кабагына пластик операция ясату 50 мең сумга төшә. Наркоз өчен өстәмә 10 мең түләргә кирәк. Анализларны да бик тиз алалар, икенче көнне үк операциядән соң кайтып та китәргә була, дип мактый Фәридә ханым. Ике атнадан эшкә чыгарга, бизәнергә  ярый икән.

Күңел яралары…

– Мәктәптә укыганда ук, борының карчыганыкы кебек, дип көләләр иде миннән.  Шул күңелгә сеңеп калгангамы, гомер буе оялып яшәдем. Кияүгә чыккач та, бу читенсенүләр бетмәде. Мин – авыл кызы, ирем – шәһәрнеке. Аның таләпләре зур. Гәүдәмдә бер артык май да булмаска тиеш. Шуңа күрә көн саен күнегүләр ясарга кушты. Мин аның өчен зифа буйлы модель булдым. Артык ашарга ярамады, кәнфитләрдән тыелып тордым. Иремә моның өчен үпкәләмәдем. Борыным турында да гел төрттереп торды. Түземлегем озакка җитмәде, ун ел яшәгәч, аерылыштык. Тик  бүген дә борынны нәфисләндерү уе тынгы бирми. Төрле  клиникаларга барып, табиблар белешеп йөрим әле. 130 мең түләсәм, бик матур борын  вәгъдә итәләр.  Кредитка алып булса да төзәтәсе иде инде. Яхшы табиб кына табасы калды, – ди Казанда яшәүче 41 яшьлек Айсылу Закирҗанова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хатын-кызлар гына түгел, ирләр арасында да битләренә игътибар итүчеләр шактый. Кем өчендер биткә бетчә чыгу да – фаҗига. Ә  инде ниндидер җәрәхәт… Монысы  дөнья бетүгә тиң.

– Эштәге танышым, ачуы чыгып, өстәлдәге кайчыны йөземә тотып аткан иде.  Ничек әле күзгә төртелмәде. Маңгайга очлы башы белән килеп бәрелде. Маңгай ярылды,  тәре кебек эз дә калды. Мин  бит – мөселман кеше. Берничә ай буе эчем пошып йөрдем. Бары пластик операция белән генә авыр халәттән  котылдым, – ди Алмаз.

Кая барганыңны белеп бар!

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пластик хирургы, медицина фәннәре кандидаты Сергей Обыденновтан пластик операцияләрнең нәтиҗәләре, таләпләр турында кызыксындык. Бу эштә ул – 1992 елдан бирле. Үзе генә дә меңләгән кешенең проблемасын хәл иткән. Аның өчен иң катлаулысы – борын төзәтү.

–  Кем нинди нәтиҗә көтә бит. Әлбәттә, 80 яшьлек әбидән 30 яшьлек кыз ясап булмый. Әмма 50 яшьлек итәргә була. Җыерчыклары кими, яшәреп китәләр. Күбрәк  хатын-кызлар мөрәҗәгать итә, шул ук вакытта сирәк булса да, борын ясатучы, битләрен тарттыручы ирләр дә бар, – ди Сергей Обыденнов. – Блефаропластика, май алдыру  иң популяр операцияләрдән санала. 

Дәвамын моннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X