erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җеннәр белән очрашкан Илдус Исмәгыйлев: «Аллаһ миңа җәһәннәмне күрсәтте» ("Интертат", Зилә Мөбәрәкшина)

Иске таш мәчетендә эшләүче Илдус абыйның җеннәр турында сөйләве йокымны качырды. Нинди генә рәвештә очрамаганнар: кеше булып гырлаганнар да, йөргән тавышлары да ишетелгән… Ә иң тетрәндергәне — Илдус абыйның чигәсе кысыла башлап, авызыннан начар ис чыгуы. Героебыз «Интертат»ка җеннәрдән ничек котылуы турында сөйләде.

Илдус абый Иске таш мәчетендә 5 ел сакчы вазифасында эшли. «Мәчеткә сакчы кирәкми, аны Аллаһы Тәгалә Үзе саклый», — дип өстәп куя ул. Сакчы дию бик гади әйтелгән кебек. Административ эшләрне дә Илдус абый алып бара икән. Икенче төрле «кизү торучы имам» булам», — дип таныштырды ул үзе белән. Төп эше мәчеттә булгач, ул көне буе монда, кайчак кунып та калган чаклары була.


— Даими килеп йөрүче хәзрәт булмагач, иртәнге намазны мин һәм тагын бер-ике кеше укырга килә. Көндезен намаз укырга килүчеләр бар, шөкер. Мәчет булгач, биш тапкыр азан әйтелергә, намазлар укылырга тиеш. Ә менә иртәнге намазларны кайчак берүземә генә укырга туры килә. Әгәр дә укылмый икән, гаепле кеше җәһәннәмгә оча. Шуңа күрә үземнең хезмәтне үтәгәндә җаваплылык кирәк.

Базарга әйбер алырга чыгам икән, сәгатькә карап торам: азан кайчан була икән дим дә, тизрәк кайтырга чыгам. Озакка китәм икән, үзем урынына бер кешене калдырам, — дип башлады ул сүзен.

«Тундрада -40 градус салкында намаз укырга өйрәнеп кайттым»
— Илдус абый, дингә ничек килдегез?

— Кайберәүләр миңа карап гаҗәпләнә инде, чөнки 45 елдан артык машина йөртүче булып эшләп йөрдем. 1990нчы елларда илебезгә дин керә башлагач, Коръәннең тәфсирен укып чыгарга булдым. Ул вакытта диннең нәрсә икәнен белмәдек бит инде, исебез китми иде. Тәфсирне алты ай укыдым. Үзем укып чыкканнан соң, 35 ел мәктәптә укыткан әниемә дә тәфсир белән танышып чыгарга тәкъдим иттем. Шуннан соң, Аллаһы Тәгалә иманны акрынлап йөрәккә сала башлады.


Йөртүче булгач, күпчелек машиналарда асылынып торган бөтиләргә күзем төшә иде. Динне белгән кешедән сорадым: бөти эчендә Аятелкөрси догасы язылган икән. «Аять машинада тагып йөрер өчен язылганмы? Без аны укый белергә, мәгънәсен аңларга тиеш», — дидем. Алты ай буе Аятелкөрсине ятладым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берзаман, 2015 елда «Северный поток — 2» газ проводын эшләүдә катнашырга Воркута шәһәренә җибәрделәр. Анда да машина йөртүче булып эшләдем, кирәк әйберләр ташыдым. Эшчеләр өчен каралган ял итү, ашау-эчү вагоннары арасында намаз укый торган вагон да бар иде. Анда 5-6 кеше йөрде.

Мин дә шул вагонга кердем. Ул вакытта намаз укый белми идем, Аятел көрсине укып, намаз укучы егетләрнең кырыйларында утырырып тордым. Дагыстаннан берсе миңа: «Синең белүең кирәкми, безнең арттан кабатла», — диде. Шулай, боларга ияреп, «Аллаһу Әкбәр», «Сөбханаллаһ», «Әлхәмдүлилләһ» дип кабатлап утырдым. Йөри торгач, сүрәләр өйрәнергә кушты болар. Кыска сүрәләрне өйрәндем.

Ноябрь азагы иде ул. Гадәттәгечә, намаз укырга кердем. Тышта яңгыр ява башлады. Миңа кадәр кергән кешеләр инде намазын төгәлләп, чыгып киттеләр. Вагонда берүзем калдым. Беренче рәкагәть намаз укыганда өске яктан нур килеп төште. «Яңгыр бетеп, аязган икән», — дип уйлап куйдым эчтән генә. Икенче рәкагәтьне укып бетергәч, шул кояш нуры сүнде. Аязып алган да, яңадан яңгыр ява башлаган, дип уйладым.

Сәламнәр биреп, укып бетереп урамга чыксам, бөтен күк йөзе кап-кара тора. Ник бер җирдә бер ачык җир булсын… Мин моны намазның көче дип уйладым инде. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә минем киләчәктә мәдрәсәдә укыячагымны, хаҗга барасымны белгән, шул рәвешле, миңа юл күрсәткәндер, дим. Кешегә сөйләгәч, ышанмадылар. Кояш нуры төшәрлек, син кем соң, дип елмаешты егетләр.

Икенче көнне намаз укыганда хаҗга барырга ният кылдым. Бер атнадан инде мин калган егетләр белән бер рәткә басып намаз укый башладым. Кырда, тундрада минус 40 градуста намаз укырга өйрәнеп кайттым, ә сез җылыда намаз укырга өйрәнергә иренәсез, дим халыкка. Кайсылары хәтер юк, дип җавап кайтара. Хәтерләре бар! Әнә, кино карагач, бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирәләр. Ялкаулык кына ул, — ди Илдус абый.

Дәвамын укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X