erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

."Ришат Төхвәтуллин иҗатына Дания Нәгыймнең бәя бирергә бернинди дә хакы юк..."

«Шәһри Казан» газетасының чираттагысын алып укыганнан соң (№17, 16 февраль 2022 ел) туган фикерләремне һәм киңәшләремне баш мөхәрриргә җиткерәм. Газетаның 11нче битендәге «Тавышы – шәп, зәвыгы – зәгыйфь» дигән язмада Дания Нәгыйм татар сәнгате һәм мәдәнияте өлкәсендәге мәсьәләләр өлкәсендә үзенең фикерен белдерә.

Ришат Төхвәтуллин иҗатына Дания Нәгыймнең бәя бирергә бернинди дә хакы юк, ул әле андый дәрәҗәгә җитмәгән һәм җитмәячәк тә дип уйлыйм. Аның өчен аң-белемле, вөҗданлы, намуслы, халыкчан булырга кирәк. Минем аңлавымча, ул кемнеңдер кушуы буенча «заказ» үтәгән.

Ришат Төхвәтуллин авылда туып-үсеп, кирәкле дәрәҗәдә музыкаль белем алып, хәзерге вакытта дистә еллап халкыбызга, милләтебезгә җан атып, тырышып хезмәт итә. Хәзерге вакытта ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Рәшит Ваһапов исемендәге Татар җыры фестиваленең лауреаты исемнәрен йөртә, халкыбызга, ватандашларга, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәт итә.

Ришат Төхвәтуллин репертуарында йөзләгән татар халык җырлары, композиторларыбызның көйләре һәм әсәрләре. Ришатның концертларын Татарстаныбыз шәһәрләрендә һәм районнарында, Россиянең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә һәрвакыт көтеп алалар. Әйе, аның концертлары һәрвакытта да тамашачыларның дәррәү кушылып, көчле алкышлар белән «Карамалы-Гобәй авылы» җырын җырлаулары белән тәмамлана.

Сүземне һәм фикерләремне тәмамлап шуны әйтәсем килә: «Шәһри Казан»  газетасында күбрәк халыкны, өлкәннәрне, хезмәт ияләрен борчый торган проблемаларга, темаларга багышланган язмаларга күбрәк урын бирелсен иде. Беренчедән, Дания Нәгыймнең гайбәтләре, чынбарлыкка туры килмәгән уйдырма язмалары татар халкы өчен мөһим түгел. Икенчедән, «Шәһри Казан» Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси газетасы. Журналистларга күбрәк халык арасында, төрле хезмәт коллективларында булып, алардагы хәлләрне газета битләрендә яктыртырга кирәк. Ул вакытта газетаның тиражы да артыр дип уйлыйм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге вакытта «Шәһри Казан»ның тиражы 5000 генә булса, «Безнең гәҗит»нең – 10900, «Ватаным Татарстан»ның тиражы – 17721, чөнки аларда Дания Нәгыйм кебекләр эшләми.

Мин – хезмәт ветераны, Казан авиация институтын тәмамлап, Казан шәһәрендәге коллективта 50 ел тырышып хезмәт иттем, үзешчән сәнгать коллективларында катнаштым. Казанда яшим, 75 яшь.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rishat-tkhvtullin-iatyna-daniya-ngyymne-bya-birerg-bernindi-d-khaky-yuk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X