erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Әхмәтова: "Гаилә таркалуда минем дә гаеп бар"

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

– Шашынып елаулар булдымы, әллә барысын да тыныч кабул иттеңме?

– Алай елап утырырга 18 яшьтә кияүгә чыкмадым бит инде. Бер-беребезне аңлап, тыныч кына аерылыштык.

– Кызың әтисе белән аралашамы?

– Без үзара әйбәт мөнәсәбәттә. Дошманлашып хушлашмадык, хәтта талашмадык та. Ул бала белән аралаша, кайвакыт үзе белән дә алып китә. Матур гына уйнап, йөреп кайталар. Бергә булмасак та, баланың әтисе дә, әнисе дә бар.

– Кайбер парлар бала хакына дип яши...

– Андыйлар да бар. Ләкин бер-береңне аңлап яшәгән тормышта гына балалар бәхетле буладыр дип уйлыйм.

– Гаиләң таркалганнан соң, ирләргә карата мөнәсәбәтең үзгәрдеме?

– Әгәр ирем начар булган булса, үзгәрер иде. Әмма Рәфис начар ир булмады. Гаилә таркалуда минем дә гаеп бар. Хәзер уйлыйм да, үземнең артык кырыс булуымны аңлыйм. Әйе, бала тугач, холкым да үзгәрде, тормышка да икенче күзлектән карый башладым. Ләкин барыбер яшәп булмас иде дип уйлыйм.

– Кабат кияүгә чыгып, бала табарга телисеңме?

– Беренчедән, үземне аңлардай кешегә чыгар идем. Икенчедән, кабат кияүгә чыга калсам, гаиләмне саклар идем. “Яратам” диючеләр күп, әмма күңелемә ятучылары юк. Ә икенче балага килгәндә, андый теләгем бар. Кызым Амалия берүзе үсмәсен, туганы булсын иде дип хыялланам.

– Син гастрольдә чакта Амалияне кем карый?

– Әни. Һәрчак ярдәм иткәне, миңа таяныч булганы өчен әниемә мең рәхмәт. Беркайчан да няня турында уйламадым, чөнки баламны әни кебек беркем карамаячак. Әнием – сердәшчем дә, ярдәмчем дә.

– Амалия кемгә охшаган?

– Башта коеп куйган әтисе иде. Хәзер үсә-үсә миңа охшый башлады.

– Сәхнә, иҗат синең өчен нәрсә ул?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ул –тормышым. Башка тормышны белмим. Кечкенәдән, артист булам, дип үстем. Ике яшьтән сәхнәгә мендем һәм шуннан бирле төшкәнем юк. Ул – икенче йортым. Тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ләкин гомер буе сәхнәдә дә иҗат итеп булмас. Килер бер көн: сәхнәне читтән генә күзәтермен. Әмма бүген әле җырлыйм.

– Социаль челтәрдә язылган тискәре фикерләргә мөнәсәбәтең ничек?

Инстаграмда күптән түгел генә сәхифәмне ачтым, анысын да төркемдәге егетләр киңәше белән. Вакыт булган саен анда керергә тырышам. Башка артистларның да сәхифәләрен карыйм. Кайбер кешеләрнең фикерләрен укыганнан соң хәйран калам. Сүз дә юк, һәркемнең үз фикере бар. Ләкин таш атар алдыннан кеше бераз уйлансын, мәрхмәтлерәк булсын иде. Дөрес, үземә начар фикерләр язучы юк.

– Шулай да күптән түгел күңелеңә тигән вакыйга булды...

– Узган җәйдә бер кыз шәхси тормышыма кагылышлы  тузга язмаган сүзләр язган. Билгеле, бу хакта белмәдем. Миңа аның язмасын никтер гыйнвар аенда гына җибәрделәр. Әгәр ул сүзләр дөреслеккә туры килсә, дәшмәс идем. Әмма дәшмичә булдыра алмадым, бу теманы инстаграмда күтәрдем. Ул кызның кем икәнен беләм, тик исемен әйтмим. Кемнең ничек язганын бик яхшы беләм. Хәтта кайсы артистның үз сәхифәсен үзе алып барамы, юкмы икәнен дә әйтә алам. Мин ул кызга мондый язулар белән шөгыльләнмәскә, кеше рәнҗешен алмаска киңәш итәм. Аллаһы Тәгалә барлыгын онытмасак иде.

– Син үпкә-ачу саклый торган кешеме?

– Үпкәләсәм дә, ачу саклый белмим. Нәрсәгә үпкәләгәнемне дә онытырга мөмкинмен.

– Фигураны ничек саклыйсың?

– Гомер буе шундый булдым. Бала көткәндә, бераз тазардым, әмма анысы –  табигый күренеш. Әти ягына охшаганмын, ул да шундый ук җыйнак гәүдәле. Диетада гомумән утырганым юк. Без – артистлар, гадәттә, концерттан соң ашыйбыз. Төнлә дә ашарга туры килә. Аллаһка шөкер, әлегә үземнән канәгать.

– Гүзәл Әхмәтова бәхетлеме?

– Әлбәттә. Гаиләдә яраткан бала булдым. Куйган барлык максатларыма ирешеп бардым. Яраткан эшем бар. Әти-әнием, кызым, туганнарым исән-сау. Яраткан тамашачыларым, яратып башкара торган җырларым бар. Хит булырдай җырларым алда булсын дип телим. Аллаһы Тәгалә парлы гомерләрдә яшәргә насыйп итсен. Бу якты дөньяларда тормышны юк-барга көенмичә, еламыйча үткәрсәк иде. Илләребез тыныч булып, җырлап, бер-беребезне аңлап яшәсәк иде.

Әңгәмәнең башын әлеге сылтама аша кереп укыгыз.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/gzl-khmtova-gail-tarkaluda-minem-d-gaep-bar

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/gzl-khmtova-gail-tarkaluda-minem-d-gaep-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X