erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шикәр комы бәясе уйнап тора

Азык-төлек, кирәк-яракны алмый тормыйбыз. Кемдер атналык, кемдер берничә көнлек азык запасы белән яши. Кирәк-ярагын алырга эштән кайтышлый кибеткә керәбез ("Щәһри Казан", Рәсимә Галиева).

Азык-төлек, кирәк-яракны алмый тормыйбыз. Кемдер атналык, кемдер берничә көнлек азык запасы белән яши. Кирәк-ярагын алырга эштән кайтышлый кибеткә керәбез.

Без хәзер кирәген генә алырга күнеккән. Зур товар запасы белән яшәү  гадәте бөтенләй юк.  Бигрәк тә шәһәр халкы акчасы булган саен сатып алып тора. Авылда да шул ук, кибет киштәләрендә азык-төлек җитәрлек. Моңарчы без ризык кытлыгын белмәдек тә.

Җан башына ике кило шикәр комы, талонга ярмалар алган вакытлар да бик еракта калмады әле. Безнең балачак нәкъ шул талонлы елларга туры килде. Шуңа да авылдагы келәттә безнең һәрвакыт ике капчык шикәр комы, ике капчык он, ярмалар, кер юа торган порошоклар тартмасы белән тора иде. Келәт әнә шундый запас азык-төлекне саклау урыны булды. Юклыкны күргән кеше шулай яши башлый торгандыр ул. Ул чорлар еракта калмаса да, хәтер кыска безнең, оныттык.
Кибеттә булса, кирәк-ярагын алып тору бернинди проблема тудырмас та кебек. Беркадәр запас әзерләсәң дә, артыгын җыеп куеп булмый. Иң мөһиме, булып торсын. Кибетләрдә күпләп ризык җыючыларны күргәч, хөкүмәт кирәкле азык-төлек товарларын бер кулга берничә килограмм гына бирергә кирәклеге турында карар да кабул итте. Ул нигездә ярмаларга, шикәр комына карый. Тик кибет саен товар җыйнаучылар күп әле. Без дә шул агымга кушылып беркадәр запас җыйнаган кебек булдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

Журналистлар да ашамыйча тормый. Карабодай, дөге, тары ярмасы җыеп кайттык. Дөресен генә әйткәндә, аны күпме аласың инде! Без бит күп ала да белмибез. Әле өйдә тоз бетеп килә, бәдрәф кәгазен, порошокның бернинди запасы юк. Мондый чакта без аның бәясен дә карап тормыйбыз. Әллә кайдагы очсызлырак складларга да йөрмибез. Он һәм шикәр комы да алып куймый булмас. Сорау булгач, сәүдәдә бәя уйнатучылар да җитәрлек. Шикәр комының төрле кибеттә төрле бәядән булуын күреп аптырашта калдык. Питрәч районы Татар Тау иле авылында шикәр комының бер килограммы 84 сум торса, Саба районы авылларында бу бәя 65-70 сум тирәсе булды. Минем запаста хәзер берничә төрле бәядән шикәр комы бар. Димәк, барыбер дә бәяләрне карап кына алырга кирәк. Бүгенге ажиотажны үзебез тудырабыз кебек. Ашыгып ризык җыйнауның, кирәк-ярак әйберләре туплауның хаҗәтен дә аңларга кирәктер. Исраф булырлык булмасын инде. Бәя уйнатучылар да контрольгә  алыныр. Иң мөһиме – азык-төлек кибет киштәләреннән китмәсен, булып торсын, бетмәсен!
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/shikr-komy-byase-uynap-tora

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X