Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Калган эшкә кар ява, яки авыл хуҗалыгын ни көтә? (" Интертат", Гөлнар Гарифуллина )

    Кышы да карлы, мәрхәмәтле булды, уҗымнары да яхшы гына кышлады, тиздән язгы эшләр башланыр дип «әппетитләп» кенә әзерләнеп йөргәндә, санкцияләр, аның артыннан бәяләр күтәрелеп кәефне кырды.


    Таякның авыр башы авыл хезмәтчәннәренә төшә инде. Ярый ла, алдан хәстәрен күреп, арбаны кыштан әзерләгән булсалар. Андый хасиятле кешеләр җиңелрәк сулап йөридер әле, ни дисәң дә. Ә соңгы көнгә кадәр сузып йөрергә яратучылар ярык тагарак алдында калмагае. Авыл хуҗалыгын ни көтә, ниндирәк фаразлар бар — шул хакта сорашып алдык. 

     «Ник бер сөрә торган тракторың булсын!»
    РФ Дәүләт Думасының экс-депутаты, Татарстан Президентының экология буенча киңәшчесе Фатыйх Сибагатуллин авыл хуҗалыгында фән белән шөгыльләнүен, органик продукция буенча бердәнбер профессор булуын, үз технологияләре белән эш тәҗрибәләрен дә искә төшерде. Шушы шартларны күздә тотып, үз фикерен әйтте, сүзен ашламадан башлады.

    — Синтетик ашламаларга килгәндә, аларның бәяләре күтәрелер инде. Үсемлекләрне саклау препаратлары, чүпкә каршы көрәшү чаралары да чит илнеке бит, алар булмас инде хәзер. Без үзебез Американы сүгәбез, үзебез агулыйбыз, дип гел әйтә идем…

    Ә аммиак селитрасы, азот ашламалары бездән китә иде бит, чит илләргә бирергә җыенмыйбыз дигән сүзләр дә бар. Селитра һәм мочевина белән ике ел рәттән Ленино-Кокушкинода тәҗрибә участокларында эшләдек. Ул зонада туфрак әллә ни уңдырышлы түгел. Синтетик ашламасын да, гербицидын да кертмичә шундый технология эшләп, икенче класслы 640 тонна бодай уңышы алган идек. 2020 елда башкарылган эш бу. Биектауда да шулай эшләргә торабыз.

    Бу әйбер безгә киләчәктә кирәк булачак. «Балаларга нәрсә ашатабыз?» — дигән сорау тора. Кибеттән мәче дә ашамый торган чит ил сосискаларын сатып алып, балаларга ашатабыз бит, — ди Фатыйх Сибагатуллин.

    Аның фикеренчә, борчак, карабодай, солы, борайны рәхәтләнеп ашламасыз үстереп була. Казан дәүләт аграр университетында кафедрада шушы юнәлештә эшләүләрен әйтте.

    — Борчак бик файдалы, 30 проценттан артык аксым анда. Борчак үзеннән соң кирәкле азотларны калдыра, ул борчакның тамырында була. Борчак мәйданнары элек күп иде, хәзер күпкә кимеде. Дөрес, кибеттә бар ул, ләкин кыйммәт бит. Карабодайга, люцерна печәненә дә гербицид кертү дигән әйбер юк. Карабодайның үзебез фәнни-тикшеренү институтында чыгарган каракитә сортын үстердек бит, аны хәтта Германиягә җибәрә идек. Шуларны күбрәк чәчәргә кирәк. Ул бит кабыклы культура, аны кабыгыннан арындыра торган фабрикаларыбыз да бик яхшы эшли иде. Аларның бөтенесен киләчәктә торгызырга кирәк. Солыны, борайны да ашламасыз үстереп була. Болар экологик чиста продуктлар, татарча хәләл дип әйтеп була, чөнки агулый торган матдәләр юк.

    Бәрәңгенең ап-ак җем-җем килеп тора торган лорх сорты бар иде, хәзерге кебек яшел сабын шикелле бәрәңге түгел. Гомер-гомергә шул булды. Шуннан «Невский» дигән сорт бик яхшы иде. Кайда ул бәрәңгеләр? Орлыклар бездә барысы да бар. Үзебезнекеләрдән нәтиҗәлелек түбән була дигән фикер ялгыш ул, — дип саный.


    Михаил Захаров
    Ул үзе ашлама кертмичә эшләп караса да, хәзер басуларга күп культуралар өчен ашламаны күбрәк кертергә кирәк, дигән фикердә.

    — Безнең республика хәерче түгел. 60 кг ашлама кертәләр дә, «күп керттек» диләр. Мин Нурлатта эшләгәндә 175 кг кертә идем — менә ни өчен 70әр центнер уңыш чыга иде. Кытай 300 кг кертә. Аны дөрес итеп кертергә генә кирәк. Туфракны ярлыландырмаска, уңдырышлылыгын киметмәскә кирәк. Кама алды зонасында ел саен 110 кг кертү кирәк, уңыш та аласың, туфрак та ярлыланмый. Нурлат, Чистай зонасында, Азнакайда 90 кг кертү кирәк. Иң уңдырышлы Буа басуларында да уңдырышлылык соңгы елларда кимегән, — диде ул.

    Фатыйх Сибагатуллин авыл хуҗалыгы техникасына карата да фикерен әйтте.

    — Чит илнекен кертмәскә, үзебезнең техниканы алга сөрергә кирәк шул. Мин Беларусь техникасын яратам. Ник Америкадан алабыз, ник Беларусьныкын алмыйбыз соң? Иң арзан трактор Белоруссиядә — 3,5 млн, Американыкы 25 млн сум — нәкъ шул трактор. Җиһазларын да үзебездә ясарбыз, әллә кайчан ясарга кирәк иде…

    Реклама

    Дөньяда иң зур сөрүлек җирләре Россиядә. Шунда бер сөрә торган тракторың булмасын! Алабугада Кама трактор заводы дип төзи башлаганнар иде бервакыт, менә үзебезнең трактор булыр иде. Бүген нинди трактор бар?! Юк! Белоруссия белән эшләп бетермибез ил күләмендә. Белоруслар белән бергә эшләп була бит! Кыйнарга кирәк безне! Фән эшли ала бит. Танк ясыйбыз, трактор ясамыйбыз. Урырга комбайныбыз да юк. Татарстанда корылыкка каршы техника, культиваторларны да ясый идек бит. Без бөтенесен дә үзебез булдыра идек, — диде ул.

    Фатыйх Сибагатуллин әйтүенчә, инкубатор йомыркалары кайта алмавы да кара кайгыга батарлык проблема түгел.

    — Нурлатта эшләгәндә, чит илдән йомырка кайтармадык. Инкубаторда чыгардык, бөтен дөньяга тараттык. Үзебезнең йомыркадан чебине күп итеп чыгарырлар да таратырлар. Әзрәк авылда да эшли башларлар, — диде.

    Сүзен йомгаклап, «фән белән бәйләп, программа эшләргә кирәк» диде.

    — Бәяне төшерү өчен, беренче чиратта, күп һәм сыйфатлы итеп җитештерергә кирәк. Менә шул бурыч куелырга тиеш. Авыл хуҗалыгын финанслауда да калдык принцип белән эшләтергә генә түгел. Мин эшләгәндә авыл хуҗалыгына бюджеттан 22 процент бирелә иде, бүген ничә процент икән? Үзебездә эшләтеп җибәрергә бөтен мөмкинлегебез дә бар. Телибезме-теләмибезме, бу хәлләр үзебездә эшләргә этәргеч була, — дип әйтте Фатыйх Сибагатуллин.

    «Калган эшкә кар ява…»
    Татарстан фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров шушы шартларда тиз генә импортны алмаштырырга кирәк дип саный.


    Михаил Захаров
    — Әгәр шуны булдырмасак, берни булмаячак. Калган эшкә кар ява, диләр бит. Калган эшләрне эшләргә кирәк. Вакытында үзебезнең ана терлек баш санын булдырмадык, кызыгып чит илләрдән тракторлар алдык. Алар яхшылыкка булмады бит инде. Дөньяда төрле хәл була, без бәйле булып калдык. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы, Икътисад министрлыгы белән берлектә, тизрәк хәл итәргә кирәк бу мәсьәләне. Тракторларга, җиһазларга запчастьлар ясауны нинди заводларга кушасын…

    Безнең техниканы 100 процент ук алмаштырып булмаса да, икенче юллары да бар бит. Кайбер илләр көнбатыш санкцияләрен хупламады, шуңа күрә өченче ил аша запчастьлар, бәлки, тракторлар да алып булыр. Шулай да, аларга гына ышанып булмый, үзебезгә ул проблемаларны хәл итү зарур. Импортны алмаштырабыз диябез дә, бәйле булып калабыз. Бәйле булгач, нәрсәгә китергәнен үзегез күрәсез.

    Әлегә орлыклар белән бәйле проблема турында мөрәҗәгать итүчеләр бар, чөнки шикәр чөгендере орлыкларын Франциядән, кукурузны икенче илләрдән ала идек — анда ишекләрне яптылар, шуңа күрә өченче илләр аша кайтарып карыйбыз инде.

    Ачлык булмый, ипи дә була, шикәре дә, мае да, каймагы да, сөте дә булыр. Кулланучылар аптырашта калмасын — без эшлибез, — дип ышандырды Камияр Байтемиров.

     Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/agriculture/18-03-2022/kalgan-eshk-kar-yava-yaki-avyl-hu-alygyn-ni-k-t-5851506

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: