Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илгиз Зәйниев: «Мин Тинчурин театрында куйган спектакльдә беркем дә шәрә чыкмаячак» ("Интертат", Рузилә Мөхәммәтова)

    Сүз Илгиз Зәйниевның үз пьесасы буенча Тинчурин театрында куя башлаган яңа спектакле турында.



    Тинчурин театрында «Мәдинә» драмасының репетицияләре бара. Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов Илгиз Зәйниевны спектакль куярга труппа соравы буенча чакырган.

    Театр баш режиссерсыз торган ике ел аралыгында биредә Илгиз Зәйниев Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» спектакле буенча драма куйган иде. Шул вакыттан бирле труппаның Илгизгә булган мәхәббәте чиксез. Дөрес, яңа куела башлаган спектакльдә бик аз кеше катнаша — шунлыктан Илгизнең кабат килүе күпләрнең аның белән эшләү хыялын тормышка ашыра алмады. Аның каравы, Илгизнең үз хыялын тормышка ашыра — ул драма куя. Үзе әйтүенчә, аны театрлар күбесенчә халыкчан комедия куярга чакыра. Илгиз Зәйниевның комедияләре театрларны «ашата».
    Шушы көннәрдә журналистлар булачак спектакльнең беренче ике сәхнәсен тамаша кылды. Тинчурин театры көннән-көн активрак медиакырга керә бара: журналистларны ачык репетициягә чакыруы — шуның бер күренеше. Ягъни, катнашучы артистлар сәхнәгә урындыклар куеп тезелеп утырды да текстларын укыды.

    Беренче сәхнәләрдә алты артистның өчесе генә катнаша: Мәдинә, сөйгәне Җәүдәт һәм дус кызы Нәфисә. Рольләрдә — Резеда Сәлахова, Артем Пискунов һәм Альбина Гашигуллина. Ирек Хафизов, Салават Хәбибуллин һәм Гөлназ Нәүмәтова башка сәхнәләрдә катнашачак, аларына барып җитмәдәк.


    Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» драмасы әдәбият сөючеләр өчен яңалык түгел — ул «Казан утлары”нда басылып чыкты. Драматург әсәрен журналга бирә икән, димәк, ул аның куелуына артык ышанмый һәм һичьюгы укысыннар дип уйлыйдыр. Шекспир рухында язылган шигъри әсәр укыла да.
    «Мәдинә» пьесасы нигезендә «Медея» сюжеты ята. Бу — дөнья әдәбиятында еш кулланыла торган сюжет. Илгиз мифны безнең җирлеккә күчереп язган. Театрның пресс-релизында язылганча, «Асылда ул гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берсен ярата, әмма егет башкага өйләнә. Шулай да ул Мәдинә янына килә, алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы зур трагедиягә китерә».
    Спектакльнең композиторы — Эльмир Низамов. Рәссам — Геннадий Скоморохов. Ут куючы рәссам — Илшат Сәяхов. Хореограф — Марсель Нуриев.
    Спектакльнең ике күренешен тыңлагач, режиссерга сорауларыбызны яудырдык. Менә ул әңгәмәнең кайбер өлешләре:


    Илгиз Зәйниев: «Мин «Медея» сюжетының безнең җирлектә ничек була алганын уйладым. Мин шигырь язмыйм, ә бу әсәр ак шигырь белән язылган. Аны язган вакытта Шекспирның «Ричард III» пьесасын куя идем. Бер ел чамасы Шекспир тексты белән эшләп, ул ритм минем башымда утыра иде, шуңа җиңел булды. Ул Әлмәт театрында куеласы иде, әмма куясы режиссер китеп, куелмыйча калды. Ниһаять, әсәр үз урынын тапты.

    Мәхәббәт дигәндә без лирик мәхәббәтне күз алдына китерәбез. Лирик мәхәббәт фаҗигага китерми. Без наданлыгыбыз белән билгеле бер чикне үткәч, тормышта фаҗигаләр килеп чыга, чөнки Аллаһы законнары да, кешелекнең әдәп законнары да юкка гына түгел — ул безне фаҗигаләрдән саклау өчен бирелгән. Мин шуларны уйлап, халыкка җиткерәсем килде. Болай гына яратып йөрсәң саф мәхәббәт онытыла, бары тик якты мизгелләр булып кала. Ә тән дә катнаша башлагач, ул фаҗигагә китерә ала. Чөнки кеше адәми затлыгын югалтып, кыргый хайван дәрәҗәсенә җитә. Аның иблис ягы өстенлек ала һәм алга таба тормышта шул этеп йөртә. 

    Реклама

    Дус кызы Нәфисә боларның тормышын язып бара, үзләренә сиздермичә боларның тормышын әсәре итә. Аларны ниндидер адымнар ясарга этәрә.

    Язмыш, рок дигән әйбер бар — бу борынгы грек трагедияләре формасы. Персонаж үзе берни эшли алмый, аның өстендә рок эленеп тора. Шуңа әсәр баштан ук зур температурадан башлана. Фаҗига белән тәмамлана һәм Җәүдәт җәһәннәм утын җирдә үк таба — машинасы белән бензовозга бәрелеп, янып үлә».

    Журналист Рәдиф Кашапов: «Медея”ны феминисткалар ярата. Мәдинә феминистка хатынмы яки басылган татар хатынымы?»

    Илгиз Зәйниев: «Баштан ук әйтеп куям. Мин төп героиняны татар хатыны дип куймадым, ул беренче чиратта кеше. Ул нинди телдә уйнасаң, шул милләт хатыны була ала. Миңа калса, башка милләт кешесе турында кайгыртмасаң, син үз милләтеңнең дә кадерен белмисең. Димәк, син кеше кадерен белә торган кеше түгел. Ә әсәрне татар кешесе язгач, ул татар җирлегендә баргач, автоматик рәвештә татар әсәре була.

    Аны татар хатыны дип ул якка бору кирәкми. Безнең 8 миллион татар арасыннан күпмесе үзенең татарлыгы турында уйлый икән? Кеше нинди генә милләттән булса да, аерым ситуацияләрдә генә үзенең теге яки бу милләттән булуын кайгырта башлый. Көнкүрештә ул татар булып түгел, кеше булып яши. Билгеле, сезнең белән без тел белән эшли торган һәм телне сакларга тиешле кешеләр. Ипиебез телгә бәйле. Без көнебезнең күпмедер вакытын татарлыгыбыз турында уйлыйбыздыр. Ә тел белән бәйле булмаган очракларда кеше, гомумән, башка әйберләр турында уйлый. Шуңа күрә бу әсәр кеше турында. Шулай булганда гына ул чын әсәр була».

    Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/culture/18-03-2022/ilgiz-z-yniev-min-tinchurin-teatrynda-kuygan-spektakld-berkem-d-sh-r-chykmayachak-5851466

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: