erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инстаграм белән хушлашу: ике кулсыз калган блогерлар кая китә — ВКгамы, Росграмгамы? ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)

Роскомнадзор Россиядә иң популяр социаль челтәрләрнең берсе булган Инстаграмга керүне чикләде. Бу яңалык әлеге сәхифәне кулланучыларны шок халәтендә калдырды. Махсус кушымталар куеп Инстаграмын яшәтергә тырышкан кешеләр бар әле барын. Әмма алар аша да, бу платформаның элекке кебек тулы көченә эшләмәвендә һәрберебез инанды. Караучылар күпкә азайды, бу лайклар, комментарийлар саны азаюда да күренә.

 

Ни өчен бездә инстаграм популяр иде?
Инстаграм Россиядә ныклап 2013 елдан эшли башлады. Алмашы табылмас тоелган ВКонтакте челтәрендәге яшьләрне, соңрак өлкән буын кулланучыларын да кычкыртып тартып алды ул Инстаграм. Үз вакытында бөтен танышу сайтларын алыштырган, видео-музыка тыңлау, шәхси бизнесны үстерү мөмкинлекләре биргән ВКонтакте челтәре, беркөнне әби-бабайлар өчен аралашу урынына әверелеп калды. Онытылган аккаунтлар һәм төркемнәр еллар буе боегып хуҗаларын көтте.

Ә бу вакытта Инстаграм көннән-көн популярлык җыйды, кулланучыларын үзенең яңа трендлары, мөмкинлекләре белән гаҗәпләндерде. Россиядәге кулланучылары саны буенча дөньякүләм популяр Фейсбук челтәрен дә сызгыртып узып китте. 


pixabay.com
Интернет-маркетолог Антон Трусов сүзләренчә Россиядәге иң популяр челтәр — Инстаграм европалылар тарафыннан җиңелчә флирт, яшь кызларга фотоларын күрсәтү өчен ясалган социаль челтәр буларак кына кабул ителә.

— Әгәр дә инде синең чын социаль челтәрдә теркәләсең килә икән, киң экосистемалы Фейсбукка рәхим ит. Акыллы кешеләр белән фикер алышасың килсә, Твиттер менә дигән. Дөнья күләмендә менә шушы бүленешне күзәтергә мөмкин иде. Шуңа да Фейсбук Россиядә үзе белән кызыксынучылар аз булуын күреп аптырашта калды, аны Россиядә күтәреп алучы булмады. Үземнең дә Фейсбукта теркәлгәннәр соң: «Вертолет кабинасы бит бу. Мондагы төймә, кайсы нәрсә өчен икән?» — дип уйлаганым исемдә.

Инстаграмның интерфейсы гади, функцияләре аңлаешлы. Ә Россия халкы гадилекне ярата. Беркемнең дә катлаулы Фейсбук белән вакытын уздырып торасы килмәде. Инстаграм функцияләре артык гадиләрдән булмаган ВКонтакте кулланучыларын да тиз генә үзенә җәлеп итте, шул рәвешле соңгы җиде елда безнең илдәге иң популяр челтәрләрнең берсенә әйләнде, — ди Антон.

Инстаграм турында фактлар:

Инстаграмга Кевин Систром һәм Майк Кригер 2010 елда нигез сала, беренче пост 17 июльдә дөнья күрә.

2017 елда Инстаграмда 450 кеше эшли — 3,5 млн кулланучыга бер хезмәткәр туры килә.

2012 елда Фейсбук 1,1 миллиард кулланучысы булган Инстаграмны 1 миллиард долларга сатып ала. 2018 елда Инстаграм инде 100 миллиард долларга бәяләнә. 2019 елда реклама елына 20 миллиард доллар табыш китерә. 2020 елда табыш 14 млрд доллар була.

Көненә ярты миллион кеше сторис куя. 25 млн компаниянең Инстаграмда аккаунты бар.

Инстаграмы булучылар көненә уртача ярты сәгать вакытын шунда сарыф итә.

Инстаграмдагы блогерлар 2017 елда $ 0,8 млрд доллар акча эшләсә, 2020 елда бу сан 2,3 млрд долларга җитә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Хәзер инстаграмдагы бизнес-аккаунтларга өметләнеп утырырга ярамый»
Инстаграм инде күптән аралашу челтәре генә булудан тыш, зур суммадагы акчалар әйләнә торган бер механизмга да әверелде. Соңгы елларда теләсә — теләсә-кайсы юнәлештәге бизнесның уңышы инстаграмдагы аккаунтының үсешенә бәйле булды. Визажист, косметолог, маникюр остасы, массаж ясаучы, хәтта табибларны да Инстаграм аша сайлый башладык. Торт пешерүчеләр, төрле бүләк ясаучылар, җиһаз җитештерүчеләрнең эше биредә чәчәк атты. Бәйрәмнәр үткәрәм дигәндә ял базасы, кафе арендалау, торт, чәчәккә заказ бирү кебек эшләр дә шушы челтәр аша бик җайлы гына башкарып куелды.

Россиядә бизнес алып бару өчен кулланылучы челтәрләр арасында Инстаграм беренче урынны били (ВКонтакте — икенче, Фейсбук — өченче). Әмма гамәлгә куючылары берәр кайчан шушы челтәрдә «Газпром» хәтле «Газпром» аккаунт төзер һәм анда уңышлы бизнес алып барыр дип башларына да китермәгәндер. Бизнесның бик зур өлеше Инстаграмга күчкән иде. Ул эшмәкәрләргә адекват дәрәҗәдәге суммалар һәм көч сарыф итеп, потенциаль клиентлар табу мөмкинлеге бирде, шуның белән файдалы булды, — дип билгеләп үтте Антон. 

Инстаграмга чикләүләр кертелүне эшмәкәрләр үзләре ничек кабул итә соң?

Чаллыдагы киемнәр кибете челтәре җитәкчесе Елена Романова инстаграм беткәнгә артык көенмәгән.

— Мин бизнесымны гап-гади базардан башлаган кеше. Инде ничәмә-ничә еллар дәвамында сыналган клиентларым, сатып алучыларым бар. Ә менә эшләрен интернет-кибет буларак инстаграм челтәреннән башлаучыларга кыенга туры килмәгәе. Бүгенге ыгы-зыгыда югалып калырга мөмкиннәр. Минем дә кибетләремдәге сату күләме кимер дип уйлыйм. Әмма бу вакытлыча булачак. Бөтенләй ябылырбыз, сатып алучыларым калмас дигән курку хисе юк. Әкренләп ВКонтакте челтәрен үстерә башладым. Телеграм безгә туры килми, анда башка челтәрләрдәге кебек җанлы итеп аралашу юк.


Гөлназ Хәбибуллина
Инстаграм ул яшәү рәвеше, мода иде.

Инстаграм ул яшәү рәвеше, мода иде.
Әмма инстаграмда бизнес алып бару өчен визуалга зур игътибар бирергә, аның барлык таләпләрен үтәргә кирәк. ВКонтактеда бизнес алып бару күпкә уңайлырак. Нәтиҗәдә, нәрсәдән башлаган булсак, шунда ук кире әйләнеп кайттык. Күпләрнең Инстаграмы инде бөтенләй эшләми, бүген, мәсәлән, ике сатып алучым безне ВКонтакте аша табып килүен әйтте, — дип сөйләде ул. 

Антон Трусов фикеренчә, бүгенге көндә инстаграмдагы бизнес аккаунтларга гына өметләнеп калырга һич кенә дә ярамый.

Якын көннәрдә Инстаграмны ачарлар дип иллюзияләр коруның бер мәгънәсен дә күрмим. «Юк, юк, мин әлегә монда калам, карауларым артты гына дип әйтүче кешеләр күп. Мин караулар артуның вакытлыча күренеш икәнен төгәл әйтә алам. Роскомнадзор чикләүләрне дәвам итәчәк. 21 март көнне суд көтелә. Аның кысаларында Инстаграмны экстремистик челтәр дип танысалар, чикләүләр тагын да катгыйланачак. VPN хезмәтләрен ябу буенча эш алып барыла. Минем ике кушымтамны юкка чыгардылар инде. Яңасын куйдым. Әмма мин аны дүртенче тапкыр йөкләтергә җыенмыйм. Монда әле мин — бөтен эше социаль челтәрләр белән бәйле кеше турында сүз бара. Ә гади кулланучыга бу мәшәкатьләр кирәкме? — ди Антон.

Белгеч эшмәкәрләргә төп игътибарларын ВКонтакте челтәренә юнәлтергә киңәш итте.

— Бизнес алып бару өчен масса, күп аудитория кирәк. ВКонтакте элекке аудиториясен кире кайтарыр, ә бәлки яңа аудитория туплар. ТикТокка чикләүләрне бетермәсәләр, ВКонтакте якын арада иң популяр челтәргә әверелер дип уйлыйм, — диде Антон.

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/society/19-03-2022/instagram-bel-n-hushlashu-ike-kulsyz-kalgan-blogerlar-kaya-kit-vkgamy-rosgramgamy-5851569

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X