Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда балаларны мәкерле максаттан тәрбиягә алучылар да бар икән

    Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец  сүзләренчә, 2021 елда республикада ул җитәкләгән оешма адресына 2100 мөрәҗәгать килеп ирешкән.  Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 19 процентка артыграк. Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ясаган чыгышында вәкаләтле вәкил шундый саннар китерде ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

     

    Бакчалар ремонт сорый
    “Гражданнар мөрәҗәгатенең өчтән бер өлеше мәгариф мәсьәләсенә бәйле. Андый мөрәҗәгатьләр саны 50 процентка арту күзәтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бәйле мөрәҗәгатьләр балалар бакчаларындагы 1,5 яшьтән 3 яшькәчә булган балалар өчен урыннарга кагыла. Бакчаларның капиталь төзекләндерү мәсьәләсе дә кискен тора. Анализ күрсәткәнчә, бакчаларның 50 процентына ремонт таләп ителә. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында бигрәк тә”, – ди Ирина Волынец.

    Конфликтлар
    Күтәрелгән тагын бер мәсьәлә – балалар катнашында килеп чыккан бәхәсләр. Ник дигәндә, мәктәпләрдә конфликтлар килеп чыгу очраклары  шактый арткан. Бигрәк тә әти-әниләр катнашындагы каршылыклар күп, ди вәкаләтле вәкил. Шуңа бәйле рәвештә, ул балаларда агрессияне киметүгә юнәлдерелгән диагностика үткәрергә, укытучыларны конфликтларны җайга салырга өйрәтү кирәк, дигән фикерен җиткерде.

    “Конфликтларның күбесе укытучы һәм укучы арасында була. Өченче затлар, башлыча әти-әниләр, кушылганнан соң катлаулана. Еш кына шәхескә күчү башлана һәм хәлләр судка кадәр барып җитә. Әти-әниләр катнашындагы бәхәсләр саны сизелерлек артты. Әгәр дә кагыйдәләр барысы да үтәлә икән, мондый хәлләрне булдырмый калдырырга да мөмкин”, – дип аңлатты бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

    «Ятимнәр каршында без бурычлы»
    Республикада икенче тапкыр ятим калу очраклары югары, ди Ирина ханым.
    “Сәбәпләр төрле. Кайбер очракларда бу тәрбиягә бала алырга теләүчеләрнең психологик яктан әзер булмавы белән бәйле. Гаиләгә алып, кире балалар йортына кайтару бала өчен аны бөтенләй дә тәрбиягә алмаганга караганда зуррак стресс булачак. Чөнки кайбер балаларны икешәр, өчәр тапкыр кире кайтаралар. Без ул балалар каршында бик бурычлы. Чөнки әти-әниләр өйдә шундый бала булуга еш кына әзер түгел. Ул балаларның сәламәтлек ягыннан гына түгел, психологик проблемалары да күп була. Шуңа да аларга психологик ярдәм күрсәтү кирәк. Бу өлкәдә “бушлыклар”ның күплеге, кызганычка, балаларны кире кайтаруга китерә”, – диде Волынец.

    Реклама

    Күп очракта бер дә баласы булмаган гаиләләр тәрбиягә бала алырга ниятли икән. “Алар үзләрен әти-әни итеп тоярга тели. Кайчагында мәкерле максатлардан да бала алучылар бар. Әлбәттә бала моны сизә, тоя. Шуңа да бу системаны камилләштерергә кирәк. Бәлки башта балаларны ялларга гына алыргадыр”, – диде Ирина Волынец.

    Психологлар кирәк!
    Комитет рәисе Светлана Захарова фикеренчә, проблеманы чишәр өчен психологлар ярдәме кирәк. Шулай ук яшь әти-әниләрнең идеологиясе булмау да бу өлкәдә хилафлыклар тудыра, ди парламент вәкиле.  

    “Без бу мәсьәлә хакында инде күп тапкырлар сөйләшкәнебез бар. Бу өлкәдә, әлбәттә, психологларның өлеше зур. Алар мәктәпләрдә дә булырга тиеш. Бәхәсле ситуацияләр туа. Хәзер 90нчы елларда үскән, СССР таркалганда туган балалар әти-әни була. Ул чорда совет тәрбиясе юкка чыкты. Кешеләр идеологиясез, бернәрсәсез калды. Хәзер генә ул бераз идеология барлыкка килде”, – диде Светлана Захарова.

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: