erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раушан Мөхәммәтҗанов: «Хәзер мин бәхәсләшмим. Барыбер алар ничек әйткән — шулай була» ("Интертат", Рузилә Мөхәммәтова)

Әлмәт театры артисты Раушан Мөхәммәтҗанов «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булса да, актерның республика таныган дәрәҗәле исемнәре юк. Россия фестивальләрендә танылган егетнең Татарстан игътибарыннан читтәрәк калуын гаделсезлек дип санап, таныштырырга ашыгабыз. КичәАвтор: Рузилә Мөхәммәтова

Алтын битлек» театр премиясе номинанты, «Актерлар ансамбле» номинациясе буенча «Тантана» лауреаты Раушан Мөхәммәтҗанов Әлмәт театрында 10 ел эшли. Бирегә алар төркемнәре белән кайтканнар. Тумышы белән Сарман районыннан. Казан театры училищесын тәмамлаган. Педагогы — Илдар Хәйруллин.


"Көзге сере", Дима Варламов
Раушан Мөхәммәтҗановка «Җил артыннан» спектаклендәге кабахәт Асеф ролендә игътибар иттем. Режиссер Камил Тукаев театрның «герой-любовниклар» уйнап йөри торган чибәр егетен кабәхәт кеше роленә куярга җөрьәт иткән.

Нишләп режиссер Камил Тукаев бу рольне сиңа бирәсе итте икән? Бу хакта уйланмадыңмы?

Без Динар белән бергә Казан мәдәният институтына укырга кердек бит инде. Ул режиссерлыкка, мин продюсерлыкка. Укырга киттек. Шул вакыт Камил Тукаевның киләчәге билгеле булды. «Кайтыгыз», дип шалтыраталар. Ә безнең экзаменга ике көн калган. Без экзаменнарны биреп кайтканда әсәрне укый башлаганнар иде. Кич кайтып килеп кердек…

Камил Тукаев сөйләде инде: «Ике мажорик килеп керде», дип. 

Әйе. Бу әсәрнең куеласы билгеле булгач, күңелемнән рольләрне бүлеп карадым да, Асеф миңа эләксә, шәп булыр иде дип уйладым. Гел матур геройларны уйнагач, үземне сындырып башка төрлерәк роль уйныйсы килде. Режиссер: «Асефны укып кара әле», ди. Укыдым. Башкалардан да укытып карады. 1-2 көн шулай укыдык та: «Раушан, син — Асеф», диде. Мин елмайдым. «Ник елмаясың?» ди. Минем гадәт шундый — гел елмаям. Мин «добрый кеше», добрый кеше гел елмая бит инде. Уңайсыз ситуация булса да елмаеп тик торам шулай. «Всегда так улыбайся и шулай укы», диде Камил Тукаев. Күргән бар инде ухмылка белән сөйләшә торган противный кешеләрне — Асефны шундый итеп күз алдына китердем.

Әмма тирән керә барган саен нык авыр була башлады. Ул яхшы егет түгел бит инде. Нинди генә кабәхәтлек эшләми! Шуларны күз алдына китергәч коточкыч кыен иде. Көчләү сәхнәсе буенча беренче тапкыр репетициядә нишләргә дә белмичә басып тордым. Режиссер: «Раушан, эшлә инде берәр нәрсә», ди. Янәсе, мин бит көчлим, «сделай так», ди. Минем ступор. «Не смогу так, можно по-другому?» дим. «Анда караңгы, син күренмисең», дип тынычландырып… Кыскасы, минем өчен бу үземне җиңү иде. Репетицияләрдә нык авыр булды. Ә аннары образны эшли-эшли ничектер үземә дә йога башлады кебек. Репетиция булмаганда да шулайрак сөйләшә башладым. Миңа: «Ник шулай сөйләшәсең?» диләр. Ә мин образдан чыга алмыйм. Бәлки, мин үзем шундый начардыр дип уйладым. Бәлки, минем эчемдә начарлык бардыр. Юк, мин андый була алмыйм. Әмма бераз куркытты.


"Җил артыннан", АсефӘлмәт театры матбугат хезмәте
Героеңның аз гына булса да яхшылыгын тапмадыңмы?

Юк, аны акларлык бернәрсә дә юк. Бик тирән казый башласаң… Ул үзе җәмгыятьне гаепли. Әмма мин андыйларны акламас идем. Минем үз гомеремдә кешегә сукканым юк, дисәм… мине кыйнаганда сукканым булды. Үзем башлап беркайчан да сукканым булмады. Сугып я имгәтермен дип куркам. Үлеп китсә, тормышың бит инде бетте бит инде, крест. Начар сүз әйтергә куркам, рәнҗетергә куркам…

Андыйларның өстенә дә менеп утыралар бит әле.

Өскә менеп утыралар. Әгәр алай әйтеп тә, син әйтмисең икән, алар тагын әйтәләр, тагын әйтәләр. Әйтсеннәр! Кешене беләсең бит инде, бәлкем, андый кеше белән сөйләшергә кирәк түгелдер. Дуслашырга, аралашырга…

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Андыйлардан качасыңмы?

Бер театрда эшләгәч качып йөреп булмый. Андыйлар белән артык аралашмыйм, тормышым турында сөйләмим. Үзе сөйли икән, сөйләсен. Мин сөйләмим.

Сиңа тамашачы энергия бирәме, әллә булганын да аламы?

Уйнаганда «кайфово» уйныйсың. Спектакль тәмамлангач, кеше кул чапканда энергия килә. Шуның өчен генә дә уйнаган шикелле. Асылда шуның өчен уйныйбыз инде без. Кешегә ошасын, яхшы кайтавазлар булсын өчен уйныйсың. Асефтан соң миңа: «Сине үтерәселәр килде», диделәр. Шундый сүзләрдән соң «Роль удалась», дисең инде. Алар өчен мин начар кеше, димәк, мин үз эшемне дөрес эшләгәнмен. Мине күралмыйлар икән, бу рольдән соң шулай буларга тиеш. Шул да энергия бирә.

Ун еллык артистлык гомереңдәге иң рәхәт комплимент нинди булды?

Менә шушы — бер апаның «Үтерер идем», диюе. Шаярып та түгел. Мин шуңа телимдер тагын да шундыйракны уйнарга. Безнең театрда иң яраткан спектаклем — «Җил артыннан». Үзем уйнаганга гына түгел, ул эстетик яктан бик матур, текә спектакль. Мондый спектакльгә дә бер нинди премия алмасак инде! Тиешле кешеләр моны да бәяли алмасалар, бик күңелем кайтачак.

Бәяләнми калган әйберләр күп инде ул. Казаннан читтәге спектакльләр дә, артистлар да бигүк бәяләнеп бетми шул. Үзеңнең дә бит «Алтын битлек» номинанты дигән исемең бар — Мәскәү сине бәяләде. Ә Казан «атказанган артисты» исемен дә бирми.

Аны бит бер-ике ел җырлаган эстрада артистларына бирәләр, ә драма артисты көне-төне театрда ята — бирмиләр. Белмим мин аның нәрсәдән торганын. Дөрес бирелми дип тә әйтмим, бәлки, алар да лаектыр. Ләкин лаеграк кешеләр күбрәк.

«Бәлкем, җиңәрмен дип „Тантана“ премиясен көтәсең… ролең булса инде… анысы да билгесез»
Әлмәт театрына яратып килдеңме? Яратып эшлисеңме?

Укыганда мин киләчәктә театрда эшлим дип уйламый идем, яратып бетермәгәнмендер ахрысы. Укытучыбыз Илдар абый Хәйруллинга да шулай дия идем. Укып бетергәч, җәй көне авылда ятканда минем янга кунакка Динар Хөснетдинов килде. Без бергә укыдык. «Әйдә, Әлмәт театрына барып кайтабыз», ди. «Эшлисең килсә — калырсың, килмәсә — кайтырсың», ди. Әниләр дә: «Барып кара инде, бәлкем, ошар», диделәр. «Ошамаса, 1-2 ай эшләрсең дә китәрсең», — диеп Динар алып киткән иде, 10 ел эшлим. Хәзер театрдан китәсем килми. Үз гомеремне сәнгатькә бирер идем. Добровольно! Чөнки яратам. Яратып эшлим! Гашыйк үз эшемә.

Дәвамын уеыгыз https://intertat.tatar/news/culture/22-03-2022/raushan-m-h-mm-t-anov-h-zer-min-b-h-sl-shmim-baryber-alar-nichek-ytk-n-shulay-bula-5851703

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X