erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Башына типкән, аягыннан тотып идәнгә бәргән» — кызын кыйнаган ананы төрмәгә яптылар ("Интертат", Елена Сәлахова)

Казанның Совет районы судында яшь ярымлык кызын кыйнаган ананы хөкем иттеләр. Баланың әбисе киленен шартлы рәвештә генә ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Ә прокуратура хатынны рәшәткә артына озату тәкъдимен әйтте. Суд карарын «Татар-информ» журналисты да тыңлады.

 

Елена Сәлахова фотосы
Казанда яшәүче Алена Епанешникованы яшь ярымлык кызын кыйнаган өчен ирегеннән мәхрүм иттеләр. Казанның Совет районы суды шаккаткыч хәлгә шундый нокта куйды.

Узган елның декабрь башында социаль челтәрләрдә чыккан видео күпләрне тетрәндерде. Видеоязмада ана үз баласын мәсхәрәли. Башта хатын-кыз сабыйны бөтен көченә этеп җибәрә, бала шәрә килеш салкын идәнгә барып төшә. Аннары анасы баласын типкәли башлый, һәр тибүдән сабый ераккарак оча. Хатын-кызны баланың авыртудан һәм куркудан акырып елавы да туктамый. Бу хәлләрне ул үзе видеога төшергән.

«Әтиең сине тәҗрибәләр үткәрә торган куян дип уйлыймы? Әниеңне типкәләгән шикелле сиңа да тибәргә ярыймы? Синең белән берни дә булмый. Ә ул хәзер бүтән хатыннар янына барачак», — ди кызның анасы видеода. Хатын-кызның тавышыннан аның исерек булуы аңлашыла.

Епанешникова шул рәвешле иреннән үч алырга теләгән. Сабыйны мәсхәрәләгән вакытта яздырган видеосын ул иренә җибәргән. Ә ир-ат язманы ялгыш үзенең анасына җибәргән. Килененең үз-үзен тотышынан шок хәлендә калган кайнана шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Баланы анадан аералар, кыз берничә айга хастаханәгә озатыла.

Хатын-кызны тоткарлыйлар һәм тикшерү изоляторына җибәрәләр. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә ул февраль башында утырды. Аңа карата «Газаплау» һәм «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү» маддәләре буенча гаеп белдерелде.

Судта гаепләү ягы аны биш ел ярымга рәшәткә артына утыртуны сорады.

Әлеге җинаять эше судта ябык ишекләр артында каралды. Журналистларны залга хөкем карарын игълан иткән вакытка гына керттеләр.

«Син — тәҗрибәгә алынган куян»
Видео кеше арасында таралгач, гаиләне учетка бастырганнар. Күршеләренең сүзләренә караганда, ир-белән хатын еш кына талашып яшәгән, хәмер кулланганнар. Кайвакыт полиция хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән вакытлар да булгалаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Алар, гомумән, еш ызгыша иде. Бер кушылалар, бер аерылалар. Кайвакыт бөтенләй алар өйдә булмаган шикелле. Кайчагында ул ирен өйдән куып чыгара да кертми. Миңа калса, бу юлы да шундый хәл булган. Бәлки, ул әнисе янына киткәндер, ә баласын хатыны алып калгандыр», — дип сөйләде гаиләнең күршесе.

Узган елның августында Епанешникованың ире подъездда сугышкан. Күршеләренең сүзләренә караганда, ир исерек булган һәм нәрсә булганын үзе дә аңлатып бирә алмаган. Күршеләре аның Епанешникова янына килгән кунакка ташлануын фаразлый. Ир-атлар арасындагы чыккан конфликт сугышка әйләнә һәм фатир хуҗабикәсе икесен дә куып чыгара.


Елена Сәлахова фотосы
26 ноябрь көнне гаиләдә янә җәнҗал чыга. Бу турыда киленен гаепләп полициягә гариза язган каенана Лола Хәмзаева сөйләде. Аның сүзләренчә, Епанешникова ул көнне иренең телефонында чит кызлар белән язышулар тапкан. Җәнҗал чыккан, ир хатынын кыйнап чыгып киткән. Ирен кайтару өчен Епанешникова кызын ничек кыйнавын видеога төшереп җибәргән. Әмма ирдән бернинди дә җавап килмәгән.

«Аның йөзе, башы кара көйгән иде. Улым аны кыйнаган һәм Чистайга балык тотарга киткән. Һәрхәлдә, ул миңа шулай диде. Ничек шулай эшләргә була? Кеше кыйнарга һәм тынычлап балык тотарга китәргә, бигрәк тә шундый видео күргәннән соң», — дип сөйләде Лола Хәмзаева.

Бу хәлгә карамастан, кайнана килененә үч тотмый. Хәтта киресенчә, судтан аны шартлы рәвештә генә ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

«Миңа бу хәлдә анасы да, баласы да кызганыч. Ул кызын ярата, мондый хәлнең булганы юк иде. Бу беренче тапкыр булды. Гаиләләрендә җәнҗаллар башлангач, мин аларга аерылышырга куштым. Минем бердәнбер теләгем — оныгымны яклыйсым килә. Бу хәлләрдән аны кем яклар?» — диде кызның әбисе.

Хәзерге вакытта кызның әтисе ата-ана хокукларында чикләнгән, ә ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. 

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/society/22-03-2022/bashyna-tipk-n-ayagynnan-totyp-id-ng-b-rg-n-kyzyn-kyynagan-anany-t-rm-g-yaptylar-5851833

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X