erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфис Кыямовның улы Айрат: "Әти җылысы кирәк булуын тойдым"

Мәрхүм җырчы Әлфис Кыямовның улы Айрат өйләнде. Бу хакта җырчының кызы, Татарстанның атказанган артисты, танылган биюче Айгөл Кыямова сөйләде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

“Айрат бер оешмада оператор булып эшли, Илүзә - даруханәдә фармацевт. Алар интернетта танышкан. Ул чакта Айрат кичләрен йөгерергә чыга, җиңел атлетика белән шөгыльләнә иде. Үзара сөйләшкәннәр дә, Урицкий паркында бергә йөгерә башлаганнар. Айрат Илүзәнең матур йөзенә, зифа буена шундук гашыйк булган. Шулай итеп, 3 ел очрашып йөрделәр. Сентябрь аенда Илүзәнең туган көне булды. “Апа, Илүзәгә сюрприз ясарга телим. Гаиләбез белән кафега барып, Илүзәгә тәкъдим ясыйм”, - диде Айрат. Аннары кызның кулын сорарга кайттык”, - ди Айгөл.

Илүзә тумышы белән Чувашия Республикасының Батыр районы Кече Шыгырдан авылыннан. “Авылга кайтып керүгә, безне татар халкының гореф-гадәтләре буенча бик матур, җылы каршы алдылар. Илүзәнең гаиләсе зур һәм тулы – әти-әнисе Рәмзия апа белән Рамил абый, бертуган апасы Энҗе, әби-бабасы бар. Илүзә үзе дә тәрбияле, тырыш, итагатьле, белемле, чибәр, уңган кыз”, - дип сөйләде Айгөл Кыямова.

Никах 20 март көнне кызның туган ягында ресторанда узган. Мәҗлескә 70кә якын кунак килгән. “Әни әтинең сүзләрен еш әйтә иде. “Кызым белән улым үсеп җиткәч, туйларын үзем уздырам. Беркем дә кирәк түгел, үзем җырлыйм, үзем алып барам”, - дип хыялланган булган әти. Айрат та никахка 2 атна кала: “Күңелем тулды, мәчеткә кереп, әти рухына хәер бирдем. Әтинең киңәше, җылысы кирәк булуын бик тойдым”, - диде. Никахта алып баручылар әтинең “Сине көтәм” җырын башкарды, без бию бүләк иттек, кызым Ралинә дә беренче тапкыр шунда җырлады. Рәхмәт сүзләре әйткәндә, Айратның күңеле тулды. Һаман да әти турында уйландыра, чөнки барлык хисләребез әти белән бәйле”, - ди Айгөл.
 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/lfis-kyyamovny-uly-ayrat-ti-ylysy-kirk-buluyn-toydym

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X