erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрель яңалыклары: ветераннар, салым һәм үсмерләр

Яңа ай алып килгән үзгәрешләрне барладык. Бу айда пенсияләр арта, ә фейк өчен җинаять эше ачылып кына калмый, төрмәгә дә утыртырга мөмкиннәр ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

Яңа ай алып килгән үзгәрешләрне барладык. Бу айда пенсияләр арта, ә фейк өчен җинаять эше ачылып кына калмый, төрмәгә дә утыртырга мөмкиннәр. 

Пенсия
Апрельдән социаль пенсияләр 8,6 процентка индексацияләнә. Бу ел саен үткәрелә торган процесс. Ул илдәге 4 млн кешегә кагылачак һәм бу максатка бюджеттан 33,7 млрд сум акча бүленәчәк. Социаль пенсияне яше җитеп, пенсиягә чыккан, әмма кайбер сәбәпләр аркасында иминият пенсиясен алмаучыларга; инвалидлык буенча пенсиягә чыгучыларга (шул исәптән, инвалид балаларга); туендыручысын югалтканнарга (әгәр бала әтисе яисә әнисен югалтса); шулай ук әти-әнисе билгесез булган балаларга түлиләр.

Салымнар
Март азагыннан алып эшмәкәрләргә дә ярдәм каралган. Бу үзгәрешләр салымга бәйле һәм санкцияләр сәбәпле кертелә. Башлыча, эшмәкәрләр 2021-2022 елларда банк кертемнәренән алган процентлар өчен НДФЛдан азат ителә.

Физик затлар өчен җиргә салым 2022 елның 1 гыйнварына булган кадастр бәясеннән түләнәчәк һәм бу күрсәткеч үзгәрмәячәк. “Затлылык” өчен салым киресенчә, үсә. Моңа кадәр 3 млн сумнан арткан автомобиль хуҗалары әлеге төр салымны түләсә, хәзер 10 млн сумлык “тимер ат”ка утырганнардан гына алачаклар. Ә IT-компанияләр 2024 елга кадәр бөтенләй дә керемнән салым түләмәячәк. Россия кунакханәләре дә НДСтан азат ителә.

Ветераннар арта
Донбасста, Луганск республикасында махсус операциядә катнашкан хәрбиләрне ветераннарга тиңләячәкләр. Канун апрельдә үз көченә керә. Бу статус аларга салым, транспорт, җир һәм торак өлкәсендә социаль ярдәмгә дәгъва кылырга мөмкинлек бирә. Шулай ук бу категория торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләгәндә ташламаларга ия.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үсмерләр
14 яшьтән зуррак үсмерләр хәзер Бердәм дәүләт порталында теркәлү хокукына ия. Шул рәвешле алар мәктәптә бирелгән өй эшләрен карый һәм электрон көндәлекләрен дә күзәтә алачак. Теркәлү өчен үсмергә СНИЛС номеры, паспорт мәгълүматлары, кәрәзле телефон һәм электрон почта адресы кирәк булачак.

СБП түләүләре
Апрельдән алып тиз түләүләр системасында да (СБП) үзгәрешләр көтелә. Әлеге программада 200ләп банк катнаша һәм алар физик һәм юридик затларга  акчаны үзара СБП аша күчерергә мөмкинлек булдырырга тиеш. Шулай ук физик затлар шәхси эшмәкәрләргә дә шул рәвешле акча күчерә алачак.

Фейк өчен – төрмә!
Дәүләт органнарына кагылышлы фейк мәгълүмат таратучылар ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Яңа канун нигезендә дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләр өчен 15 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Яисә 700 мең сумнан 1,5 млн сумга кадәр штраф каралган.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/aprel-yaalyklary-veterannar-salym-m-smerlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X