erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмышыңны кемнәр яза, Мәдинә-гөлкәем яки азгын хатын турында «хәләл» спектакль ("Интертат", Рузилә Мөхәммәтова))

«Мәдинә» - Тинчурин театрының премьерасы. Илгиз Зәйниевның 7-8 ел элек язылып, пьеса буларак «Казан утлары» журналында басылып чыккан, ниһаять, быел Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов тәкъдиме белән бу театрда Илгиз Зәйниевның үзе тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакль.

«Мәдинә» спектакленең бик стильне тоеп куелуыннан башлыйк, сценографиясе бик «стильный». Рәссам Геннадий Скоморохов сәхнәне кызылга «манган». Кызыл түшәм, кызыл ишекләр, кызыл диван, кызыл келәм, кызыл буяулы картиналар, хәтта Мәдинәнең намаз күлмәге дә кызыл. Бу мәхәббәт төсе дә, кан төсе дә, фаҗига төсе дә. Геройларның ак күлмәкләре дә күңел аклыгы түгел, ә аларның бу дөньяда ук тере мәет булып кәфенлеккә төренүедер.

Композитор Эльмир Низамов драматургның автордашына тиң. Спектакльнең мелодрама гына булмавын башланып киткәч үк шушы музыка аңлата. Бик милли һәм дини җанлы кешеләр Мәдинә образын татар хатыны итеп тәңгәлләштерүләренә дә шушы музыка каршы чыга. Монда татар күңеленә сары май булып ята торган милли аһәңнәр юк, без фаҗига булачагын кисәткән дөньяви аһәңнәрне ишетәбез.

ххх

Спектакль борынгы грек мифологиясендәге Медея язмышына аваздаш. Аны «Татар Медеясе» дип бәяләүчеләр булды. Төп герой – Мәдинә. Төп вакыйга – аның фаҗигале мәхәббәте. Мәдинәнең сөйгәне аны ташлап башка берәүгә өйләнә, әмма Мәдинәсе янына килүдән туктамый. Гөнаһ турында фәлсәфи уйлар сүздә генә кала, яшьләр очрашуны дәвам итә – дәрт өстенлек ала. Мәдинә тирәсендәге кыршау кысыла бара – аңа Җәүдәтнең хатыны, әтисе тарафыннан табигый басым башлана. Җәүдәт җәзасын бу дөньяда ук ала – юл һәлакәтендә янып үлә. Ә Мәдинә, зур гөнаһ ясап, карынындагы балаларын юк итә. Бу – әсәрнең автор үзе сөйләгән өстә яткан сюжеты. 

Биредә без ант белән шаярмаска кирәген күрәбез. Дәртеннән шашкан Җәүдәт ант итә:

«Әгәр сине бер чак мин алдаган булсам,

Тин шаяру булса эчкән бу антларым,

Синең җиләк иреннәрне үпкән бу иреннәр

Ялган сөйләп ачу чәчкән булса әгәр;

...Ходай көттермичә, инде бу дөньяда,

Җигеп эшкә булган бөтен көч-кодрәтен,

Һич көтмәгән, мин бәхетле дигән чакта,

Җәзаласын мине бөтен тәмен табып,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәм бу җирдә һич калмасын хәтта эзем,

Корысын токымымның карт агачы, үлсен...

Изгелегең төргән бу яулыкта менә

Кызыл каным – ант итәмен шуның белән!»

Күкләр аның: «...бу җирдә һич калмасын хәтта эзе», дигән сүзләрен ишетә һәм Мәдинә аша тормышка ашыра. Илгиз үзе әйтмешли, «Җәүдәт җәһәннәм утын җирдә үк таба — машинасы белән бензовозга бәрелеп, янып үлә». Авырга узган Мәдинә абортка бара – шулай итеп Җәүдәтнең нәселе юк ителә.

ххх

Әсәрнең оригиналында Мәдинәнең дини гаиләдән булуы әйтеп узыла. Журналистлар өчен ачык репетициядә бу сүз яңгырагач, дини темага яза торган журналистларда сораулар туды. Дини гаиләдән булган хатын-кыз нигә бозыклык юлына баскан итеп күрсәтелә, янәсе? Бәласеннән башаяк дип булса кирәк, текст спектакльдә «үрнәк гаиләдән» дип яңгырады. Чөнки юктан проблема ясап, игътибар читкә юнәлтелергә мөмкин иде. Монда бит дини гаиләдән бозык хатыннар чыга дигән фикер юк. Ә гөнаһ, ант төшенчәләрен дини яссылык аша аңларга тырышуы, әмма үзен җиңә алмавы турында бара.

Кызык, әсәрнең буеннан буена сүз геройларның җенси мөнәсәбәтләре турында барса да, һәр герой күзләрне аздырмаслык итеп киенгән. Шунысы кызык, Илгиз драматург буларак: «Шул ук бүлмә. Биредә МӘДИНӘ белән ҖӘҮДӘТ. Алар ярым шәрә дияргә була. Төгәлрәк әйтсәң, йокы киемнәреннән. ҖӘҮДӘТ артсыз урындыкта безгә алды белән утыра. МӘДИНӘ аның аркасына рәсем ясый», дип язган. Үзе үк шуны куйганда йокы бүлмәсеннән аларны киендереп чыгара, әмма без аны киенеп чыккан дип аңларга тиеш түгел, аларның киемен кием итеп түгел, ә кәфенлек итеп кабул итәргә тиешбездер, бәлки. 

Кыскасы, драматург Илгиз Зәйниевның героинясы ирнең аркасына рәсем ясаса да, режиссер Илгиз Зәйниевның героинясы ясамый, ә кара канатларны кидереп кенә куя. Шулай итеп, спектакльгә 18+ дигән билге кую ул шәрә актрисалар вә актерлар күрәбез дигән сүз түгел. Чөнки бу театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Шәрә тәндә үзтәңгәллек юк» ди, ул сәхнәдә шәрәлеккә каршы. 

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/madina-5852486

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X