erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан соя игүне арттыра:«Итне алыштырмый, әмма азык-төлек проблемасы булу сәбәпле...»

Татарстанда берзаман күпләп соя басулары җәйрәп ятканын күрергә мөмкинбез. Бу культураны игү мәйданнарын арттырырга җыеналар, ә селекционерлар яңа сортлар уйлап чыгару белән мәшгуль булачак. Сояның нинди шәп культура икәнлеге турында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында семинарда фикер алыштылар.

Институт җитәкчесе Рөстәм Низамов әйтүенчә, Татарстанда соя мәйданнары 4900 гектар тирәсе, киләсе берничә ел эчендә 2-3 тапкыр арттыру күздә тотыла. Беренче чиратта, сояның терлекчелектә югары аксымлы азык буларак перспективасын күрәләр. Бүген аны кайбер районнарда дуңгызларны ашату өчен кулланалар.

– Хәзерге икътисади шартларда мәйданнарын арттырырга кирәк. Сояны, маен алганнан соң, сыгынтысын терлеккә азык итеп кулланалар, аның бәясе соңгы вакытта 50-60 сумнан 80-90 сумга кадәр күтәрелеп китте. Татарстанда, Россиядә мәйданнары арта икән, бу мәсьәләдә эш җиңеләячәк, – дип әйтте институт җитәкчесе.

Соя үстерү белән Буа, Чистай, Әлки, Нурлат, Алексеевск, Ютазы, Спас районнары актив шөгыльләнә. Семинарга төньяк районнардан да белгечләр килгән. Аларның да бу культураны игәргә ниятләре бар. Рөстәм Низамов сояны җылы ярата торган культура булуын искәртте. Төньяк районнарда җылы җитешмәскә дә мөмкин, ләкин галимнәр Татарстанга яраклы сортларын чыгару белән мәшгуль икән.

Бүген республикада Татарстан институтының «Миләүшә» атамалы бердәнбер яңа сорты игелә, ул Омск фәнни үзәге белән берлектә эшләнгән. Бу сорт кыска вегетация срогына ия, Татарстанга яраклы, иртә өлгерә, май күләме 18 проценттан артык. Шулай ук республика басуларында Самара, Чувашстан, Ульяновск һәм чит ил селекция сортлары да бар. Тулай җыемны алсак, Алексеевск районы лидер – уңыш 1 гектардан 18,5 ц. Аннан Спас районы килә – гектарыннан 15,6 ц. 2021 елда республикада тулай җыем 66 мең центнердан артык булган.

Рөстәм Низамов әйтүенчә, «Миләүшә» сортын терлек азыгы буларак та, май алу өчен дә кулланырга мөмкин.

– Республикада соя мае күпмедер күләмдә кондитер эшләнмәләрендә дә кулланыла, шулай ук, кибетләрдә соя сөтен дә күрергә була, ләкин әле бит мәйданнар да зур түгел. Мәйданнар артса, кулланылышы да киңрәк булачак.

Соя итне алмаштыра дип әйтеп булмый, ләкин ит продуктлары ясаганда, соя куша торган гадәт бар, аксымнар белән баету өчен дә кулланыла, - ди Рөстәм Низамов.

Институт җитәкчесе сүзләренчә, республикада сояны эшкәртү технологияләре әллә ни күп түгел. Аларның нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк, дип саный ул.

Сояның бер зыяны да юк, дип сөйләделәр. Киресенчә, ул туфракны азот белән баета, башка культуралар үсәргә дә уңдырышлы җир ясый дигән сүз. Агрономнар сояны үз телләрендә «хороший предшественник» диләр. Рөстәм Низамов әйтүенчә, сояның ГМО сортлары бар, әмма Россиядә ГМО ны үстерергә ярамый, шуңа күрә бездә үсә торган соя куркыныч түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Киләчәктә соя мәйданнары арту белән, җитештерүе дә артачак, эшкәртүе дә. 

Аны мөгезле эре терлеккә азыкка өстәмә итеп тә, фураж итеп тә кулланырга була. Бу культура әле үсеп килә торган сегментта. Аның киләчәге зур, - диде Низамов.

Соя үзе озын вегетацияле, сентябрьләрдә генә җитешә торган культура санала. Институт җитәкчесе аңлатуынча, элек сояның кыска вегетацияле сортлары бик булмаган, шуңа үстермәгәннәр дә. Хәзер селекционерлар кыска вегетацияле сортларны да барлыкка китерә.

– Уҗым бодае да элек үстерелми иде бит бездә. Кышлану ягыннан куркыныч культура булып санала иде. Шул ук безнең  институтның селекционерлары яңа, кыш көне үсә ала торган сортлар чыгарганнан соң, көзге бодай арыштан күбрәк үстерелә башлады. Шундый ук эш соя буенча да алып барыла, кыска вегетацияле сортлар чыга башлады. Техника белән проблема юк. Комбайннар җитә, соя игүчеләр «плавающий», ягъни җирне рельефлый торган ургыч алалар, ул башка культураларга да ярый, - диде.

«Соя итне алмаштыра алмый»

Буа районы «Коммуна» хуҗалыгы баш агрономы Фәнил Вәлиев Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясендә торуларын әйтте.

– Безнең төп юнәлеш – орлыкчылык. Сояны терлекчелек өчен үстерәбез. Ул бездә 120 гектар чамасы үстерелә. Былтыр корылык булса да, гектарыннан 13 ц җыеп алдык. Һава торышы яхшы килгән елларда гектарыннан 18-20 ц бирә. Соя үскән туфрак уңдырышлы, аңардан соң сабан бодае үстерергә тырышабыз. Соя астына күп күләмдә ашламалар кертәбез, ул үзен үзе аклый, кузаклы культура булгач, үзеннән соң азот күп калдыра, җирләрне яхшырта.

 

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/alega-dungyzlar-asyi-kilacakta-balki-syerlarga-da-tater-tatarstan-soya-maidannaryn-5852539

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X