17 яшьлек кызны дуңгызлар таптап үтергән
Красноярск краенда дуңгыз абзарында үсмер кыз мәетенә юлыкканнар. Бу котчыкмалы хәл 23 ноябрьдә Ушанка авылында килеп чыккан.
Анда 17 яшьлек кыз дуңгыз абзарында һәлак булган, дип яза “КП”. Әлегә шунысы гына мәгълүм: унберенче сыйныф укучысы абзарда нык җәрәхәтләнгән хәлдә үле килеш табылган.
Бичараның башын һәм тәнен хайваннар яралаган булырга тиеш. Алар һөҗүм иткән чагында кыз исән булганмы – бу кадәресен судмедэкспертларга ачыкларга туры киләчәк.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, кызны сөйгән егете тапкан. Ул төнге 12ләр тирәсендә сөйгәне янына килгән, ләкин аны таба алмаган. Егеткә дә әле 18 яшь тулмаган. Ул ярдәм сорау ниятеннән күршеләргә йөгергән. Әмма кыз инде бу вакытта үлгән булган. Медиклар да аның үлүен раслаудан гайре берничек тә ярдәм итә алмаган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре үсмер кызның ничек һәлак булуын ачыклый.
Мәгълүм булганча, әлеге гаилә мал-туар асрап көн күргән. Әти-әнисе, кызга абзарда калган малларны карарга кушып, Красноярскига ит сатарга киткән. Үсмер өчен гадәти эш булган бу: моңарчы да әти-әнисе өйдә булмаган чакларында малны гел ул караган. Тик бу юлы кичен кыз малларны ашатырга киткән җиреннән кире кайтмаган. Аягы таеп китеп егылган, яисә хайваннар аягыннан еккан, дигән версияләр бар.
---
Ватаным Татарстан
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=45826
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев