Реклама
Бу 70 яшьтән (ир-атлар өчен) һәм 65 яшьтән (хатын-кызлар өчен) өлкәнрәк социаль пенсия алучыларга, инвалидларга, шулай ук туендыручысын югалткан балигъ булмаган гражданнарга яки ата-аналары билгеле булмаганнарга кагыла.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кайбер пенсия түләүләрен билгеләү процессын үзгәртергә җыена. Законда әйтелгәнчә, пенсия түләүгә хокуклы кайбер гражданнар гариза бирмәячәк – пенсия автомат рәвештә исәпләнә башлаячак. Бу 70 яшьтән (ир-атлар өчен) һәм 65 яшьтән (хатын-кызлар өчен) өлкәнрәк социаль пенсия алучыларга, инвалидларга, шулай ук туендыручысын югалткан балигъ булмаган гражданнарга яки ата-аналары билгеле булмаганнарга кагыла. Соңгы факторда балаларга эш стажыннан һәм үлгән туендыручысының җыелган пенсия балларыннан чыккан түләү каралган.
Әмма пенсияне рәсмиләштерүнең мәҗбүри процедурасы 2023 елда, бердәм мәгълүмати база эшли башлагач кына, барлыкка киләчәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз