2024 елда Татарстан Республикасында инвалидлыгы бала тәрбияләүче 1400дән артык ата-ана пенсиягә вакытыннан алда чыкты
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, инвалидлыгы булган балаларның ата-аналары һәм опекуннары пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Бүгенге көндә әлеге хокуктан республикада яшәүче 1 470 ата-ана файдаланды.
Инвалидлыгы булган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерү хокукына әти-әниләрнең берсе ия: баланың әнисе пенсиягә - 50 яшьтә, әтисе - 55 яшьтә чыга ала. Опекуннар өчен пенсия яше опекунлыкның һәр ел ярымы өчен бер елга кими, әмма пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирә торган еллар саны гомуми алганда биш елдан арттырылмый. Гаиләдә инвалидлыгы булган берничә бала тәрбияләнгән очракта бу хокуктан, балаларның һәркайсына аерым документлар рәсмиләштереп, ата-аналарның икесе дә файдалана алачак.
"Башта иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукыннан инвалид баланың әнисе, ә аннары әтисе файдаланган очракны карап үтик. Әти кеше бу хокуктан баланың әнисе бу төр пенсиядән баш тарткан яки аның башка төренә күчкән очракта гына файдалана ала. Мәсәлән, хатын-кыз 50 яшьтә пенсия рәсмиләштергән һәм соңрак, гомуми пенсия яшенә җиткәч, иминият пенсиясенә күчкән. Баланың әтисенә 55 яшь тулгач, аңа вакытыннан алда пенсия билгеләнә», - дип ачыклык кертә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен кирәкле шартлар:
1. МСЭ органнарының баланы инвалид яисә балачактан инвалид дип тануы;
2. Инвалидлыгы булган баланы 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү;
3. Хатын-кызлар өчен - 15 ел, ир-атлар өчен - 20 ел иминият стажы булу;
4. 2024 елга кимендә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты туплау;
5. Опекунлыкны бала 8 яшькә җиткәнче билгеләү (опекуннар өчен).
Инвалидлыгы булган балаларны карау чоры иминият стажына кертелә. Бала караган һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00 тән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 тән 15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан бүлеге бердәм контакт-үзәге белгечләреннән консультация алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев