erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 яшьлек хатын: ничек итеп пешерәләр соң ул ашны?

Мин – яшем 30дан артып киткән хатын-кыз. Беренче ирем белән озак яшәмәдек. Холыклар туры килмәгәч, бер-беребезне газаплап яшәүдән мәгънә күрмәгәч, аерылыштык. Әле дә ярый балаларыбыз булмады. Күптән түгел генә икенче тапкыр кияүгә чыктым. Монысы – хыялымдагы ир!..

Бар да яхшы кебек, тик бер проблема бар – мин ашарга пешерә белмим. Әни мине беркайчан да плитә янына якын җибәрмәде. “Пешә күрмә”, “кайнар ул” дип аш бүлмәсеннән ерак тотты. Моңа кадәр үзем генә яшәгәндә дә, беренче ирем белән дә ашарга пешергәнем булмады. Һәрвакыт өйгә әзер ризык китертә идек. Ә бу ирем өй ризыгы ярата. Ял көнендә йә әти-әниләргә барабыз, йә үзе пешерә. Шундый тәмле пешерә, ресторан бер якта торсын!

Беркөнне эшкә бармадым, өйдә калдым. Ирем шалтыратып аш пешерергә кушты. Ничек итеп пешерәләр соң ул ашны? Бу сорауны иремә дә бирдем. Ул миңа барысын да җентекләп аңлатты, барысын да ул кушканча эшләдем. Билгеле, мин бу ашны үзем ашамадым. Ирем бер генә тәлинкә ашады да, бүтән аңа кагылмады. Шулай итеп, аш чүплеккә очты. Ашарга пешерү – минем өчен бер газап ул. Иремә өй ризыгы кирәк, ләкин минем плитә янында басып торырга бернинди теләгем дә юк. Нишләргә икән?..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Регина, Казан 

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/nichek-itep-pesherlr-so-ul-ashny

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X