erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

36 пневмониянең берсе үлем белән тәмамланган

Соңгы вакытта грипп тисә дә, вирус эләксә дә, үпкә ялкынсынуы белән тәмамлана.

Табиблар вакцина ясарга кирәклеген әйтеп кисәтеп торалар үзе гел, тик тыңлыйсыбыз килми. Әллә ышаныч бетте, әллә өлгереп булмый, гриппка каршы  вакцина ясатылмый кала. Нәтиҗәләр аянычлы.

- Менә шул табиблар әйткәнне тыңламау нәтиҗәсендә  быел декабрь аенда гына да 5 пневмония теркәлде. Аның берсе - балада. Ә 2019 ел дәвамында барысы 36 пневмония теркәлде. 5се - балаларда. Бер өлкән яшьтәге кеше вафат булды. Ел дәвамында 720 кеше ОРВИ белән чирләде. 362 се -балалар. Бүгенге көндә дә вирус эләктереп авыручылар җитәрлек. Һава торышы да вирус өчен кулай тора. Бәйрәм вакытларында кеше күпләп йөри, сакланырга онытмагыз, - дип кисәтә табиб эпидемиолог Азат Гыймадиев.

Борыныгызга сыек май булса да сөртеп чыгып китегез  урамга, кайткач борын куышлыгын, кулларны сабынлып юыгыз. Җылы киенегез. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өегездәге катырылган җимешләрне, киптергән үләннәрне, температура төшерә торган даруларны барлап куйсагыз да яхшы. Лимонсыз, имбирсез тормагыз. Сәламәт булыйк!

Фото редакция архивыннан.

http://atnya-rt.ru/news/slamtlek/36-pnevmoniya-berse-lem-beln-tmamlangan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X