Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 7 яшьлек бала бер тонналы капчык астында калып һәлак булган

    Бала урында ук үлгән.

    Кичә Яңа Чишмә авылында сакланмый торган склад территориясендә уйнап йөргән 7 яшьлек малай өстенә ашлама салынган капчык төшкән. Ул бер тонна авырлыкта булган. Бала урында ук үлгән.

    «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Эшне тикшерү дәвам итә дип хәбәр итте, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 

    Реклама

    Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-7-yaslek-bala-ber-tonna-avyrlyktagy-kapcyk-astynda-kalyp-vafat-bulgan-5853656

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: