erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

75 миллион кеше эшсез калырга мөмкин?!

Көзгә Россиянең хезмәт базарындагы мәшгульлек пандемиягә хәтле булган дәрәҗәгә менәчәк икән. Шөкер, эшсезләр саны кими, һәркем эшле булачак. Үзең тук та, бәгърең ач булганда да бик кызык түгел. Әлеге фаразлар чынга ашсын иде, көз бусаганы атлап керде бит инде ("Шәһри Казан", Фәнис Мотыйгуллин).

 

Пандемия чорында эшсез калучылар саны дөнья күләмендә 114 миллионга җиткән булган. Шуларның 71 проценты – төрле тыюлар аркасында эшли алмаучы, төшенкелеккә бирелүче һәм бөтенләй эш эзләмәүче. Хатын-кызлар күбрәк зыян күргән – чама белән шундый 5 хатын-кызга 3 ир-ат туры килә. Эшсез калучыларның күбесе 24 яшькә хәтлеләр.

 Бүген Россиядә эшсезләр саны 1,11 миллионга кимегән, ул әле ел башында гына 60 процентка күбрәк булган.
Ләкин эшле булдым да тынычландым түгел, пандемия барыбер тормышка үзенең үзгәрешләрен кертте, алар алга таба да булачак. Бүген кирәк булган белгечлекләрнең күбесенең якын киләчәктә бөтенләй кирәкмәскә әйләнүе бар.

Узган елның языннан бирле читтән торып эшләү буенча төрле экспериментлар уздырылды, дистанцион рәвештә генә эшләү үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Халык та мондый үзгәрешләргә өйрәнде, сораштырулар күрсәткәнчә, узган ел читтә торып эшләүчеләрнең 50 проценты яңадан офисларга кайтырга теләсә, хәзер шуларның 70 проценты кайтмау ягында. Адәм баласы төрле шартларга, кайберләренә авырлык белән булса да, өйрәнә. Пандемиягә хәтле үк күп кенә алга киткән илләрдә эш бирүчеләрнең офисларда эшләүчеләр санын киметеп, дистанцион ысулга күчерүе күзәтелә иде. Интернетлашкан заманда бу ысул үзен аклый: экономия ягыннан гына түгел, нәтиҗәлелеге белән дә.

Киләчәк белгечлекләренә килгәндә, билгеле, замана үз таләпләрен куя. Бүген яңа белгечлеккә ия булмыйча, запассыз калсаң, тора-бара сине робот алмаштырырга мөмкин. Бөтендөнья икътисад форумында яңгыраган мәгълүматлар буенча, Җир йөзендә 75 миллион кеше робот һәм автоматлар аркасында эшсез калачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Оксфорд университеты исәпләвенчә, 15-20 елдан  барлык эшләрнең яртысын роботлар башкарачак. Халыкның 53 проценты үз профессияләрен искерәчәк, яки бүгенгесеннән бик нык аерылачак дип исәпли, ә 77 проценты бүген үк яңа белгечлекне үзләштерергә ниятли. Кыскасы, әзерлек булмаса, киләчәккә барыбызны да алмаячаклар. Яшь эшче кулларның кимүе аркасында (Россиядә әлеге кимү 6 миллион кешегә җиткән) нәкъ менә яшьләр кирәк булган профессияләр кытлык кичерәчәк, дип фаразлана. Эш бирүчеләр бушлыкны тутыру өчен өлкәннәрне җәлеп итәргә мәҗбүр. Ә өлкәнрәкләрнең һәркайсының да профессия үзгәртәсе килерме һәм анларның андый мөмкинлеге булырмы? Бер көн белән яши торган заман түгел, запас белгечлек кирәк.

Бөтен эшне дә автомат белән робот эшләп бетерә алмавы бераз тынычландыра үзе. Кеше хезмәте ул чагында бик сирәк һәм кыйммәт булачак. Авыруларны яки балаларны карау, психологик ярдәм һәм башка шундый җанлы аралашу мөһим булган өлкәләрдә кешеләрсез булмый. Робот диңгез төбенә төшеп нефть үткәргеч торбаны эретеп ябыштыра ала, әмма бик катлаулы очракларда анда кешенең төшүе кирәк. Кешеләр әлегә кеше булып кала, кадерен белик, тора-бара гади генә сөйләшү-аралашу да кыйммәтләнергә мөмкин. Машина белән сөйләшеп утыру кызык булмас ул...

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/75-million-keshe-eshsez-kalyrga-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X