Реклама
Севастопольдә тикшерү комитеты сигез яшьлек бер малайның үлеме буенча җинаять эше кузгаткан. Малай өйдә диванда сикереп уйнаган, ялгыш егылып, башы белән бәрелгән.
Авыртудан каты кычкыра башлагач, күңеле болгангач, өйдә булган ун яшьлек абыйсы тизрәк әнисенә шалтыраткан. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте малайны хастаханәгә алып киткән. Малайның баш мие селкенгән булып чыккан. Бала әнисенә: «Әни, борчылма», – дип, соңгы сүзләрен генә әйтеп өлгергән. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/8-yashlek-malay-divanda-sikerep-uynap-lgn
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз