erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ач калабыз дип шау-шу тудырырга кирәкми...”

Соңгы көннәрдә кибеттәге ажиотаж турында шактый яздык, сөйләдек. Коткыга бирелгән халык шикәр белән карабодайны чамасын белмичә ташый да ташый. Ач калабыз дип шау-шу тудырырга кирәкми, шикәр, он запасы җитәрлек. Әле бу атнаның шимбәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшли башлаячак, бәяләр кибетнекеннән кимрәк булачак, дип хәбәр итте Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәбаров журналистларга. (Шәһри Казан)

Узган атнада шикәр комын сатып алу күләме уналты тапкырга арткан. Үсемлек мае – тугыз, карабодай – биш, тоз җиде мәртәбәгә.

– Февраль ахырыннан бирле продуктларның кайбер төрләренә ихтыяҗ артты. Әлеге ажиотаж аркасында кибетләрдә буш киштәләр күзәтелә. Бүгенге көндә вазгыять тотрыклылана, сәүдә үзәкләрендә запас арттырыла.  Республикада әлеге продуктларга запас кимендә ике айга җитәрлек. Азык-төлек дефициты барлыкка килүгә бернинди сәбәп тә юк, – дип тынычландыра министр.

Таләп ителгән күләмне саклау өчен, шикәр һәм үсемлек мае җитештерүчеләр, сөт эшкәртүчеләр, икмәк пешерү предприятиеләре белән очрашулар уздырылуын, кибетләргә товарлар даими рәвештә китерелеп, складлар иң мөһим товарлар белән тулыландырылып торуын да билгеләп үтте ул.  
Икмәк пешерү предприятиеләренең өзлексез җитештерүен тәэмин итү өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан он запасларының резерв фондын төзү турындагы карар кабул ителгән. Хәзерге вакытта ике айлык запасны тәэмин итү өчен ашлык сатып алу мәсьәләсе карала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, бәяләрнең кискен үсешен булдырмау максатларында, икмәк пешерү тармагына ярдәм итү өчен 300 милион сум җибәреләчәк, шул исәптән: Россия бюджетыннан финанслашу шартларында 58,8 миллион;  икмәкнең социаль төрләрен җитештерүгә Татарстан бюджетыннан 240 миллион сум.
Яңа уңышка кадәр сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау өлкәсен тәэмин итү һәм ярминкәләр уздыру өчен 3 000 тонна күләмендә шикәр комы резервы булдырылган.

– Узган атнада 2022 елның 31 августына кадәр Евразия икътисади берлеге илләренә ашлык һәм шикәр экспортлау тыелды. Әлеге чара вакытлыча  һәм ул бодай, арыш, арпа һәм кукурузга кагыла. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ашлык белән тәэмин ителеш 150 проценттан артып китә. Ил үзен азык-төлекнең төп төрләре – ашлык, ит һәм балык продукциясе, шикәр, үсемлек мае һәм башка продуктлар белән тулысынча тәэмин итә. Шул рәвешле эчке базар ышанычлы сакланган. Әлеге вазгыятьтә халыкны ясалма ажиотаж булдырмаска чакырам. Республика продуктлар белән тулысынча тәэмин ителгән, – диде Марат Җәббаров.
Шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә старт бирелә, алар апрель ахырына кадәр узар дип көтелә.  

Көнкүреш химиясенә ажиотаж булмаса да, кайбер төрләренә бәя арту күзәтелә. Соңгы өч-дүрт көндә кер порошогына, бәдрәф кәгазенә, теш пастасына һәм щеткасына, подгузникларга бәяләр арткан. Шырпы белән антисептикларга исә бәя киресенчә төшкән. Сәүдә үзәкләре мәгълүматларына караганда, беренчел куллану товарлары запасы да җитәрлек.

Чыганак http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/azyk-tlek-defitsity-barlykka-kilg-sbplr-yuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X