Адәм белән Хава яшәгән җәннәт җирдә булганмы, әллә күктәме?
Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәламне балчыктан, ә Хава анабызны аның кабыргасыннан барлыкка китергән. Алар җир йөзенә аяк баскан иң беренче кешеләр. Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев бүгенге әңгәмәбездә алар турында күбрәк мәгълүмат бирде (»Шәһри Казан », Дилбәр. Гарифуллина) .
Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәламне балчыктан, ә Хава анабызны аның кабыргасыннан барлыкка китергән. Алар җир йөзенә аяк баскан иң беренче кешеләр. Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев бүгенге әңгәмәбездә алар турында күбрәк мәгълүмат бирде.
– Мөселман кешесе дөньядагы барлык халыкларның да бер әтидән һәм бер әнидән барлыкка килүенә бер шиксез инана, чөнки Аллаһ Тәгалә алар турында безгә үзенең Изге Китабында бәян иткән. Бик күп гасырлар элек яшәгән булгач, Адәм белән Хава хакында үзлегебездән чыгып сөйли алмыйбыз, фәкать Коръәндә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөрес хәдисләрендә килгән мәгълүматка гына таянабыз.
Кайбер хәдисләрдә килгәнчә, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә фәрештәләрен җиргә балчык алып килергә җибәрә. Балчыкны бер генә урыннан түгел, төрле җирдән алырга тиеш булалар. Алып менгәч тә, Аллаһ Тәгалә бу балчыктан Адәм галәйһиссәламне бар итә һәм аңа җан кертә. Аңа бөтен нәрсәләрнең исемнәрен өйрәтә, зиһен бирә. Шуннан Аллаһ фәрештәләргә: “Мин җиргә хәлифә билгеләп куям”, – ди. Монда хәлифә дигән сүзне без бер буынны икенче буынга алыштырып тора алачак кеше дип аңларга тиешбез. Кайбер риваятьләрдә, аңа кадәр җир өстендә җеннәр яшәгән, дип килә. Җеннәр төрле бозыклыклар кылганнан соң, Аллаһ анда фәрештәләрне җибәреп, җир өстеннән сөрдергән. Шуны истә тотып, фәрештәләр: “Без Сине зикер итеп, Сиңа тәсбих кылганда, Син җирдә бозыклыклар кылып, кан коючы затны куярсыңмы?” – диләр. Ул исә аларга: “Мин сез белмәгәнне беләм”, – дип, Аллаһка ышана, Аны олылый торган, нәфесләре булса да, аларны җиңеп, тәһәҗҗүд намазларына торып, бер Аллаһка зикер итә торган бәндәләр булачагы, Адәм галәйһиссәламнең нәселеннән булган пәйгамбәрләр һәм башка тәкъва кешеләр яшәячәге турында әйтә.
Җәннәткә кертелгәч, Адәм анда ялгызы була һәм беркөнне йоклап ятканда, аңа иптәш булсын өчен, сул яктагы иң өске кабыргасыннан Хава ананы барлыкка китерә.
– Хатын-кызның кабыргадан барлыкка килеп, аны сындырырга ярамавы ул мәзәк сүз генәме, әллә Пәйгамбәребездән килгән нәсыйхәтме?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтеп калдырган аны. “Дөреслектә, хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылды. Турайтырга уйласагыз, сындырырсыз, һәм аны сындыру – талак булыр”, – дип кисәткән. Шуның белән хатын-кызның табигатен аңлатырга тырышкан.
– Адәм белән Хава яшәгән җәннәт җирдә булганмы, әллә күктәме?
– Бу хакта галимнәр арасында бәхәс бара. Күпчелеге, ул күктәге җәннәт булган, ди.
– Җәннәттә аларга ашарга ярамаган җимешнең дә ни булуы билгесезме?
– Аның турында да төрле фикер яши. Алма булган дип өзеп әйтеп булмый. Аллаһ Тәгалә аны Адәм белән Хаваны сынар өчен тыя. Ә алар нәфесләрен тыя алмыйча ашап карый һәм шунда ук гаурәтләре ачыла. Шуннан Аллаһ Адәм белән иблисне, бер-беренә дошман булган хәлдә, җиргә иңдерә. Җәбраил фәрештә Адәм белән Хаваны кием тегәргә, җир сөрергә, ризык табарга өйрәтә.
– Адәм сүзенең мәгънәсе турында да беләсе килә.
– Җирнең өске туфрагы “удум” дип атала. Адәм галәйһиссәлам балчыкан яратылгач, исеменең мәгънәсе дә җирдән барлыкка килгән кеше дип аңлатыла. Хава – тере әйбердән бар ителгән мәгънәсендә, белгәнегезчә, ул Адәм галәйһиссәламнең кабыргасыннан бар ителгән.
– Адәм сүзенең гарәпчә язылышы намаз укучы кешене хәтерләтә диләр. Шуның турында да сөйләп үтмәссезме?
– Беренче хәрефе кыямда – намазлыкта туры басып торуны хәтерләтә. “Д” хәрефе рөкугъны – намазда билгә тикле баш ию халәтен, “м” хәрефе сәҗдәне – маңгайны, борынны намазлыкка тидерүне. Шуннан чыгып, кайберәүләр Адәм ул – сәҗдә кылучы мәгънәсендә дә дип әйтәләр.
– Кәгъбәтулланы да беренче булып Адәм галәйһиссәлам төзегән икән. Иң беренче хаҗ кылучы да улмы?
– Кәгъбәтулла төзүе, хаҗ кылуы турында риваятьләр чынлап та бар. Аллаһ аңа Мәккә җирен күрсәткән һәм ул анда йорт төзегән. Җиргә иңүләре хакында да кайбер галимнәр атабыз Адәм шул Мәккәгә төшкән дисә, икенчеләре Һиндстанга ди. Хава анабыз Җиддә шәһәренә, шулай ук Мәккәгә төшкән дигән фикерләр дә бар. Төгәллеген бер Аллаһ Үзе генә белә.
– Алар хәзерге кешеләрдән гәүдә озынлыгы белән бик нык аерылып торганнар икән...
– Пәйгамбәребез хәдисләрендә, Адәм галәйһиссәламнең буе 60 терсәк булган дип килә, ягъни 30 метр чамасы. Фәнни чыганакларда да ул чордагы кешеләрнең зур эзләре сакланып калуы, шактый зур баш сөякләре табылуы билгеле. Адәм галәйһиссәлам хәзерге кешеләрдән уртача ун тапкыр озаграк яшәгән. Чыганакларда, 1000 ел яшәгән, дип языла. Хава радыйаллаһу ганһе Адәм галәйһиссәләмнән соң вафат була.
– Ничә балалары булган?
– Кырык. Анабыз Хава егерме тапкыр игезәк балалар тудырган. Аларның берсе – ир малай, икенчесе – кыз булган. Бер пар игезәкнең сыңары икенче парның сыңары белән никахлашкан. Шул рәвешле җир йөзендә Адәм галәйһиссәламнең нәселе тарала башлый.
http://shahrikazan.ru/news/din/adm-beln-khava-yashgn-nnt-ird-bulganmy-ll-kktme
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев