erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Адәм хурлыгы?» - елның соңгы көрәш ярышыннан репортаж

Елны Федерация кубогы дигән яңа ярыш белән тәмамлап куйдык. «Адәм хурлыгы» булган алыш, Раил Нургалиев өчен махсус үлчәү авырлыгы һәм сакчы абыйларның тынгысыз эшләре турында - әлеге репортажда ("Интертат", Казан, Энҗе Габдуллина).


Көрәш дөньясы кайнавын дәвам итә. Атна саен көрәш, атна саен Сабантуй, кыскасы. Уйламаган-көтмәгән җирдән, елның соңгы ярышы булып, федерация кубогы узып китте. Уйламаган-көтмәгән дип әйтү бик үк дөрес түгелдер. Ул октябрьдә булырга тиеш иде. Күңелсез сәбәпләр аркасында ярышны да кичектерделәр.

Федерация кубогы — ул гомумән беренче тапкыр гына уздырылучы яңа төрле яңа ярыш. Без октябрь аенда халык теленә «Минсельхоз» булып кереп калган ярышны көтеп ала идек борынгы заманнарда. Минсельхоз дигәне авыл, район командалары катнаша торган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узучы ярыш иде. 2021 елның ярышлары сеткасына кермәү сәбәпле, легендар «Минсельхоз» узмады. Аның урынына федерация кубогы дигән ярышны керткән булып чыктылар. Сәясәтне бераз читкә алып куеп, яңа ярышка күзәтү ясыйк. 


Федерация кубогы дигәненең исеме «невзрачный». «Менә мин! Иң шәп турнир!» дип кычкырып тормый. Безнең Муса Җәлил турниры бар, мәсәлән. «Ватаным Татарстан» газетасы призларына Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир» дип сүзен сүзгә ятлап әйтүче дә юк. Ул Муса Җәлил турниры дип кереп калган һәм ул шул исеме белән танылды. «Минсельхоз» да шулай ук. «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узучы ачык турнир» дип түгел, Минсельхоз дип истә калдырды аны кеше. Ә кубок кубок инде ул. «Кубок» дигән сүз хәзер бик даһи һәм уш китмәле масштабтагы сүз кебек тоелмый да бит. Гагарин кубогы булса, аңлар идең.

Раил Нургалиев өчен махсус үлчәү авырлыгы?
Өченчедән, бу яңа ярышның яңалыгы да бар бит әле. Көрәш ярышлары, гадәттә, ун үлчәү авырлыгында үтә. Ә федерация кубогында алар бишәү генә иде. Аларның бүленеше дә кызык. 65, 75, 85, 105 (!) һәм 130 кг үлчәү авырлыкларында бил алыштылар. Ә 130дан да югарырак үлчәү авырлыгы бөтенләй булмады. Зәйнуллин, Гыйләҗетдинов кебек көрәшчеләр нәүмиз калды.

Гомумән, биш үлчәү авырлыгы булгач, көрәшчеләр саны, әлбәттә ки, азрак иде. 170ләп көрәшче катнаша дип игълан иттеләр рәсми санын. Көрәшчеләр генә түгел, халык та әзрәк иде. Атна башында үткән Татарстан чемпионатында да трибуналарда кеше саны күбрәк иде сыман. Ә бәлки аларын шул килгән көрәшчеләр тутырган булгандыр.


105 дигән үлчәү авырлыгын гомердә күрмәгән кеше буларак, аптырадык инде. 85тән 105кә ничек сикергәннәрдер, анысы табышмак. 90 кг нар да, 100ләр дә 105 дигән авырлыкта көрәште инде. Ну көрәште дип, үзләреннән 15 кг га авыррак булган көндәшләр белән тартышып карадылар.

90 кг да Татарстан чемпионы булып танылган Илмир Төхвәтуллин Әлмәттән Айдар Алтынбаевка оттырды, мәсәлән. Башта бик озак йөрделәр инде бер-берсенә бил бирмичә. Сөлгеләрне билгә бәйләгәч кенә китте көрәш. Икәүләп хөкемдарлар өстәленә барып бәрелделәр башта. Өстәл артында утырган хөкемдар кулын гына сузды. Йөз килолык ике ирнең очып-очып килеп бәрелүен шулай кулы белән туктатты да куйды мәгърур зат. Алтынбаев балл артыннан балл алды һәм 6:1 исәбе белән Төхвәтуллинны җиңеп чыкты.

Ә 105тә легендар Раил Нургалиев батыр калды. Әлеге дә баягы шул Татарстан чемпионатында 130да көрәшеп, Радик Сәлаховка оттырып чыккан иде ул. Ә монда үзен иркен тотты, рәхәтләнеп көрәште. Әле 105 кг дигән авырлыкны махсус Раил өчен ясаганнар дигән шаяру сүзләре дә йөрде халыкта. Раил үзенең тотрыклы авырлыгын 107 тирәсе дип әйткән бер интервьюда.

Ну бер вакыйга истә калды. Икенчеме, өченчеме әйләнеш бара иде. Раил белән бер абзый көрәшергә чыгып баралар. «Раил, аркага яткызып кына җиң инде», — ди. Раил: «Соң үзең ятасың инде анысын», — ди көлеп. Чыктылар да, китте әкияти тамаша. Теге абзый ава да китә артка, ава да китә. Рәттән шулай өч тапкыр ауды инде кирәк булгач…

Раил финалда Чистай өчен көрәшүче Айнур Сыртаевны отып чыккач, бу сорауны ишеткәч, көлеп кенә куйды. «Кая инде минем өчен генә булсын. Әнә Айдар Алтынбаевлар да 100дә көрәшеп йөриләр бит. Бу ярышта әйбәт көрәштем дип саныйм үземне. Тик шөгыльләнергә кирәк инде тагын», — диде ул елмаеп.


Чистай дигәннән, Чистай районын легионерлар районы дип йөртергә кирәк. Башкортстаннан Айнур Сыртаев, Дим Хәйруллин, Төмәннән Турал Азимов, Алексеевскидан Габдеҗәлил Сөләйманов кебек көрәшчеләрне үзләшетереп куйган бит ул. Бер Чистай көрәшчесен күргән юк ярышларда. Нәтиҗәсе юк түгел, Чистай командалар арасында дүртенче урынга күтәрелгән дә куйган. Менә бу районның ничә еллык хезмәт нәтиҗәсе инде, мин сиңа әйтим…

65 кг: «Энекәш көрәшә минем!»
Әмма көрәшнең биш үлчәү авырлыгында узуының кызыклы яклары да булды. Чөнки 60, 70, 80, 90да көрәшүчеләрнең күбесе йә зуррак, йә кечерәк авырлыкта көрәште. Ягъни, бу бер үлчәү авырлыгында берничә генә түгел, күпләп лидер тартышты дигән сүз. Ә лидерлар белән лидерлар күрешкәндә келәмдә төтен күтәрелә, халыкның каны кыза.

65тә Татарстан чемпионы булып калган Илназ Миңмуллин пальто киеп кенә, ярышны читтән күзәтеп кенә йөрде. «Атна саен ярыш, арыта. Авырлыкны тагын куасы килмәде. Икенче атнада үзебездә Балтач главасы призына ярышлар да була әле», — диде ул. Шулай ук 65тә тагын бер лидер Илнар Закиров Уфада билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогына киткән булган. Булат Мусин белән икесе дә чемпион калганнар. Афәрин, егетләр!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Федерация кубогы финалында 65тә тумышы белән Актаныштан булган, хәзерге көндә Әлмәт өчен көрәшүче Искәндәр Мортазин белән шулай ук Актаныш егете Раббани Нургалиев очрашты. Татарстан беренчелегендә алар икесе дә Илнар Закировка оттырган иделәр. Көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булган Раббани өчен беренче әйләнештә үк төшеп калу бераз стресс булгандыр. Федерация кубогына шәпләп әзерләнгән. Шулай итеп финалда ике Актаныш егете көрәште. Раббани җиңде. «Сөйләшү булмады. Чынлап гадел итеп көрәштек», — диде Искәндәр җиңелүен танып.


Ә Раббани май кояшы кебек инде! Аннан бигрәк әтисе сөенә. Әтисеннән бигрәк абыйсы - Әлмәт командасы тренеры Руслан Нургалиев сөенә! Келәмнәр янына сакчы абыйлар тренердан башка беркемне дә керттермиләр. Руслан Нургалиев абзыйларны тегеләй дә алдап карый, болай да. «Энекәш көрәшә бит минем анда!» — дип кулларын күкрәгенә куеп, сакчы абыйларның күзләренә дә мөлдерәтеп карап та карый. Тик артыннан этәләр дә алып чыгып китәләр, этәләр дә алып чыгып китәләр Руслан Нургалиевны. Аптырагач, барыбер аркылыга куелган киртәне этеп кенә керде дә, яшен тизлегендә Раббаниның янына очып барып, әйтәсе сүзен әйтеп килде. Аннары тагын алып чыгып киттеләр үзен. Раббанига әллә абыйсы сүзе килеште, әллә чыннан да җиңүгә сусаган, Искәндәрне 6:1 исәбе белән отып чыкты. Җиңү шатлыгыннан артка бер сальто да эшләп атты.

— Татарстан беренчелегендә беренче әйләнештә үк төшеп калу тагын да ныграк әзерләнү өчен стимул булды миңа. Бу ярышка ныклап әзерләндем. Аллага шөкер, җиңеп чыктым. Бик сөендем, — диде ул чын күңелдән елмаеп.


Психлогиядә кешеләрне берничә типка бүләләр. Көрәшчеләрне дә шулай бүлеп булыр иде. Бер төр көрәшчеләр келәмгә сугыш кырына чыккан кебек чыга, ә икенчеләре дуслары белән чәй эчәргә чыккан кебек. Менә Искәндәр тач шундый инде. Минем аның котырганын, гомумән, күргән юк бугай. Искәндәр җиңелсә дә, җиңсә дә көрәш беткәч кул чаба. Ә Раббани көндәшенең башын үзенекенә терәп, күзләрен йома-йома кочаклап ала. Менә шулай рәхмәт әйтәләр, кыскасы.

85 кг: «Адәм хурлыгы!»
85нең алышларын караганда тынычландыра торган дару кирәк булгандыр күпләргә. Шул алышларны караганда шәп иткәннәр биш үлчәү авырлыгы ясап дип шаккатып, сөенеп утырдык. Әле кайчан андый тамаша күрер идең. 80дәге феноменаль лидер Ренас Кәлимуллин дә 85тә көрәште, 90нан төшкән Әлмәт көрәшчесе Айрат Сәмигуллин да, 85нең үзенең фаворитлары Раил Сәлахетдинов, Фаяз Зарипов, Ранис Галимуллин, Риназ Садаровлар гына ни тора!


Кукмара көрәшчесе Раил Сәлахетдинов интервьюда «кычкырмасам, көрәшә алмыйм» дип әйткән иде. Чыннан да, ул бик хисле һәм эмоциональ егет. Бөтен эмоциялар спектрын күрергә була ул келәмгә чыкса. Күз карашы белән тутырып карап, бер кычкырып ала да, и китте! Беренче әйләнешләрдә үк Лаеш өчен көрәшүче Ранис Галимуллин белән тартышты ул. Раил әле яшьрәк, Ранисның тәҗрибәсе җитәрлек. Менә көрәшчеләрне ике типка бүлгәннең беренче тибы, ягъни келәмгә сугышка чыккан кебек чыгучылар бар дигәнемне шушы пар раслый да инде. Ялгыш кына кызу кул астына килеп эләкмәвең хәерле. Җир җимертеп, ут уйнатып кына түгел, учак дөрләтеп көрәштеләр. Яшьлек өстен чыкты.

Аннары Сәлахетдиновның хәзер Теләче өчен көрәшүче Арча егете Фаяз Зарипов белән көрәшләре һәрвакыт кызык була. Кызык була дим инде, чөнки анда «сугыш» келәмдә түгел, келәм читендә һәм җанатарлар секторында бара. Фаяз өчен арчалылар да, теләчелеләр дә җан ата, өйрәтә, кычкыра. Икенче яктан кукмаралылар тырышып карый. Ну арчалыларның армиясенең тавыш ярылары көчлерәк булып, ул кычкырышу ярышында алар җиңде дияргә буладыр. Трибунадан аска сикерәләр дип торам! Бер абзый «Адәм хурлыгы! Адәм хурлыгы! Адәм хурлыгы!» дип кычкырды да кычкырды баскан килеш кенә.


Шунда басып торганда артыма гына өстән чәйме, каһвәме стаканы килеп төште. Борылып карау юк, булды, мин әйтәм, шешә ата башлыйлар хәзер футбол, хоккейдагы кебек. Аллага шөкер, башка төшмәде стакан һәм буш булды, шунысы өчен булса да рәхмәт инде. Кайнар чәй белән башка килеп төшсә, көрәштә сыйлап кайтардылар дип язасы була иде. Сынаулы караш белән өскә күтәрелеп карадым: «Гафу итегез, ялгыш, эмоциялар бит!» — диделәр тагын үзләре.

Фаязның да, Раилнең дә өчешәр балл һәм икешәр кисәтү иде. Соңгы секундларда рәттән ике актив алым ясавы белән Раил отып чыкты. Теләчелеләр башларын тотты, Раил трибунага күтәрелеп карап, «адәм хурлыгы» дигән кешегә кулын болгады.

Ул келәмдәге көрәшчеләргә кайвакыт шаккатам инде мин. Тел сөяксез бит, ни генә чыгып китми шул авыздан. Нәрсә дип кенә кычкырмыйлар, ямьсезе дә китә, матуры да. Раил җиңеп чыгып бара, һаман шул өстән яудыралар моңа каһәр сүзләре. Бер елны Радик Сәлахов тамашачыларга кулын болгап күрсәткән иде бит, менә сезгә дигән кебек. Менә кем гаепле була аннары?

Ә Раилне барыбер җиңүче табылды. Ренас Кәлимуллин отты Сәлахетдиновны. Рәттән иң көчле һәм авыр көндәшләр белән тартышып әлсерәгән дә иде Раил. Теләчеләр беравыздан: «Күптән туктатырга кирәк иде аны», — диделәр. Ренас Кәлимуллин финалда Әлмәттән Айрат Сәмигуллинны да отты. Менә шулай 80дә дә, 85тә дә үзенең феномен икәнлеген раслады Ренас. Менә шулай тартышасың, көрәшәсең, тырышасың, ә чемпион булып бары Ренас кала дигән кебек булды бу. Бу осталык билгесе. Тәрбияле һәм бик тыйнак кына чыга да, ота да. Беркем бәйләнмәслек итеп көрәшә. Артык сүз дә калдырмый үзеннән соң. «Җиңәрмен дип уйламаган идем. Көндәшләр бик көчле бит. Рәхмәт, шатландым инде», — диде ул финалдан соң, гадәттәгечә, тыйнак кына итеп елмаеп. Афәрин!

 Тулырак: https://intertat.ru/news/sport/21-12-2021/ad-m-hurlygy-elny-so-gy-k-r-sh-yaryshynnan-reportazh-5845542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X