erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйгә һава торышы фаразлары: «Сентябрь генә коры һәм эссе булачак»

Май уртасында килгән аномаль җәйге җылылар әкренләп кенә кими. Блокировкалаучы антициклон көнбатышка китте, июнь башында республикада яшен, боз һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җәй башында нинди һава торышы көтелүе турында «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде. (»Интертат»)

Май ике температура рекордын куйды

Бу атнада Гидрометеоүзәк Татарстанның аерым районнарында яшен, көчле җил һәм боз турында кисәтү игълан итте. Шулай ук синоптиклар урманнарда янгын куркынычы саклануы турында да искәртте. Бу турыда «Татар-информ»да Наталья Рыбакова яза. 

«30 майдан 5 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак», – диелә Гидрометеоүзәк хәбәрендә.

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев аңлатуынча, инде 3 ай дәвамында безнең төбәктә аномаль югары температура күзәтелде, корылык саклана.

«Март аеннан алып Казанда уртача айлык температура даими рәвештә нормадан югарырак торды. Апрель аенда җылылык аномалиясе 5 градус булды. Әмма иң күңелсезе – апрель һәм май айларында явым-төшемнең аз булуы. Май аенда Казанда 40 мм урынына нибары 23 мм яңгыр яуды», – дип сөйләде профессор.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Май контрастлары белән истә калды, айның икенче яртысында июль эсселәре торды. Казанда язның соңгы ае берьюлы ике температура рекордын куйды. Мәсәлән, 1 майда Татарстан башкаласында 103 ел элек булган температура рекорды узып кителде. Шәһәрнең Идел буе районында урнашкан «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары бу көнне 30,1 градуска кадәр, ә «Казан – Аэропорт» метеостанциясендә 30,8 градуска кадәр эсселек күрсәтте. Ә 25 майда Казанда температура 118 ел элек булган рекордны узып китте. Татарстан Гидрометеоүзәге 30,7 градус эсселек теркәде. Бу 1905 елгы рекордтан 0,1 градуска күбрәк.

Юрий Переведенцев: «Март аеннан алып Казанда уртача айлык температура даими рәвештә нормадан югарырак торды».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Июль һәм август айларында эссе һава торышы көтелә

Әгәр май дәвамында республикада һава торышы блоклаучы антициклон белән билгеләнгән булса, җәй башында хәл үзгәрде. Хәзер, Переведенцев сүзләренчә, Татарстан башкаласында һава торышы зур булмаган циклон белән билгеләнә. Әлегә республика җылы секторда, ләкин тиздән салкын фронт киләчәк, салкыннар көтелә.

«Июнь аенда һава торышы тотрыксыз булачак. Безнең төбәк циклон, атмосфера фронтлары йогынтысында. Бераз явым-төшем фаразлана. Шимбә көнне (3 июнь), арктик һавалар агымы сәбәпле, температура бераз төшәчәк», – ди профессор.

Дәвамын "Интертат"тан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X