erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җәйге каникул чорында балаларны 14 яшьтән эшкә алырга рөхсәт итәчәкләр

Эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте юлламасы белән 14тән 18 яшькә кадәрге балаларны эшкә җәлеп итә алачак. Шулай итеп, үсмерләргә җәйге каникул чорында ял көннәрендә эшләү мөмкинлеге ачылачак. Закон проектына төзәтмәдә шул хакта әйтелгән. Документны Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты хупларга ниятли, дип яза “ТАСС”

“Эш бирүче җәйге каникул чорында мәшгульлек органнары юлламасы буенча яки студентлар отрядлары составында ял һәм бәйрәм көннәрендә 14-18 яшькә кадәрге балаларны эшкә җәлеп итүгә хокуклы”, – диелгән закон проектында.

Мәҗбүри шарты – 15 яшькә җиткән хезмәткәрнең язмача ризалыгы яки үсмергә 14 яшь кенә булса – баланың һәм әтисе яки әнисенең ризалыгы. Ятимнәргә килгәндә, каникул чорында эшкә урнашу өчен хезмәткәрнең, шулай ук опека һәм попечительлек органының язмача рөхсәте таләп ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстанда 16-18 яшьлек үсмерләрне зарарлы һәм хәтәр производстволарда эшләүгә җәлеп итүгә рөхсәт бирелде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164995/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев