Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Актанышта рус кешесе каберендәге хачны кискәннәр: «Мондый хәл кабатланмаячак»

    27 сентябрьдә Актаныш зиратында Виктор Смирнов исемле православ динендәге кешене җирлиләр. Ул - Такталачык кияве, Чаллыда яшәсә дә, районны ярата, үзен шушы төбәктә җирләүне васыять итә. 9 октябрьдә зыярәт итәргә килгән туганнары аның каберендә киселгән хачка тап була ("Интертат", Казан, Гөлүзә Ибраһимова).

     

    Ирина Грегоржевская
    Виктор Смирновның хатыны Римма Смирнова иренең үлеме һәм җирләнүе турында сөйләде. Алар Чаллыда бергә өч ел яшәгән. Виктор Смирнов Ставрополь краеннан кайткан була. Актанышта Римма апаның әти-әнисеннән калган йорты булган. Ире шунда пропискага керә.

    Виктор Смирновның сәламәтлеге начар була, тыны кысып интегә. Коронавирус та өстәлә, үпкәсе 60 процентка зарарлану сәбәпле, вафат була.

    «Хач иремне саклап тора бит»
    «Җәй көне аның аяклары шешенә башлады, һәм без Актанышка кайтып тордык. Ул безнең табигатьне бик яратты. Август аенда: «Римма, үзеңне кайда җирләүләрен телисең?» — дип сорады. Әтием Актанышта җирләнгән, аның янында, дидем. «Мин дә шунда телим, синең яныңда булам», — диде.

    25 сентябрь иртәсендә Виктор үлде. Ставрополь краеннан туганнары кайтты, алар мәетне алып китәргә теләде, тик аның васыятен әйткәч, каршы килүче булмады. Актаныштагы зират каравылчысы Илдус абый белән сөйләштек, урын әзерләп куегыз дип сорадык. Дүшәмбе көнне төш вакытында мәетне моргтан алдык, без Актанышка кайтып җиткәнче сәгать икеләр тулды, караңгы төшкәнче җирләргә тырыштык. Килеп җиткәч үк әзерләп куйган урынга җирләдек. Җирләгәч, каравылчы: «Монда тәре тору кемгәдер ошамаска мөмкин», — дип искәртте.

    Тәре (Римма ханым, күпчелек татар кешеләре кебек үк тәре дип сөйләшә, сүз икона - тәре турында түгел, крест - хач турында бара - Авт.) куймыйча да булмый, ул бит православие диненнән, аның туганнары да шунда иде әле. Без урын әзерләүне сорап шалтыраткач ук аның рус булуын әйттек. Викторны башта минем әтием җирләнгән зиратка җирләргә теләгән идек, тик анда татарлар гына диде. Бу зиратта минем әби-бабай җирләнгән, алар янында руслар да күмелгән, шуның өчен анда русларны җирләргә ярый дип белә идек, ул бабай да монда ярый диде, — дип сөйләде ул.


    Иң беренче куелган хач
    Ирина Григоржевская
    Виктор Смирновны 27 сентябрьдә җирләгәннәр. 9 октябрь көнне баргач, хачның киселгән булуын күрәләр.

    «Мин апама шалтыраттым, полициягә гариза яздык. Аннан соң безне район хакимияте очрашуга чакырды. Без үзебезнең теләкне белдердек: хачны яңадан куюны, җинаять эше ачуны, халыкка аңлатуны сорадык, ул зиратка татарлар һәм руслар җирләнә ала бит. Шулай ук видеокүзәтү оештыруны һәм зиратны мөселманнар һәм православлар җирләнә торган зоналарга бүлүне сорадык. Нәтиҗәдә җинаять эше ачтылар, әмма 6 декабрь көнне ул туктатылды», — дип сөйләде Римма Смирнова.

    Ноябрь аенда туганнары Виктор Смирновның каберенә кечерәк хач куя. «Без җинаятьчене табарга телибез, үлгән кешене дә кыерсытмасыннар иде. Зиратта тәреле истәлек ташлары бар. Без җир утыргач таш куярга уйлыйбыз, май бәйрәмнәрендә, җир утырса, таш һәм чардуган куяр идем», — ди мәрхүмнең хатыны.


    Римма Смрнованың Вконтакте социаль челтәрендәге аккаунтыннан
    Аның сүзләренчә, социаль челтәрләрдә Актаныш халкы ягыннан бик көчле агрессия булган. «Мин үзем ул тәрене алып куяр идем», — дип язганнар. «Бик күп начар сүзләр әйттеләр. Ул тәресез дә тора алмый, хач аны саклый бит», — дип сөйләде Викторның хатыны.

    «Актаныш авылы җирендәге зиратлар җәмәгать статусына ия»
    Римма Смирнованың апасы Ирина Грегоржевская сүзләренчә, мәрхүм зиратта РТС ягында күмелгән.

    «Викторның үз дине — православие. Татарстанга күченгәч, ул кешеләрне дин һәм милләт ягыннан бүлмәде, татар хатынына өйләнде.

    Бүгенге көндә күпчелек кеше авыл җирендәге РТС һәм Актанышбаш ягындагы зиратларның мөселманнарныкы булуына ышана. Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында «Положение об организации ритуальных услуг, погребения и содержание мест захоронения (кладбищ) на территории Актанышского сельского поселения Актанышского муниципального района РТ N19 от 18.06.2015г» дигән документ бар. Бу документ нигезендә, Актаныш авылы җирендәге зиратлар иҗтимагый статуска ия. Димәк, аларның һәрберсендә теләсә нинди диндә булган мәрхүмнәр күмелә ала. Мөселман каберенә айлы таш, православие христианнары каберенә тәре куярга мөмкин. Әйтергә кирәк, татар яки рус зиратлары булмый. Милләткә нигезләнгән аеру милләтара низагка этәрә һәм дискриминация булып тора һәм закон буенча җәзага тартыла.

    Мәрхүмне христиан дине йолалары буенча күмү өчен зират караучысы Илдус Хөсәеновтан рөхсәт алдык. Дөрес, табут кабергә күмелгәч, Илдус абый авыл кешеләре арасында тәрене атып алырлык радикал мөселманнар бар дип кисәтте", - ди ул.

    Ирина Грегоржевскаяга имам-мөхтәсиб православие дине буенча күмелгән мәрхүм каберләренә тәре куярга рөхсәт итми дигән сүзне дә җиткергәннәр.

    Алар район хакимияте белән ике тапкыр очрашкан. Очрашуларда Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, Актаныш башкарма комитеты башлыгы Илнур Хуҗин һәм Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин катнашкан.

    Реклама


    Хач киселгәннән соң
    Ирина Григоржевская
    Ирина Грегоржевская әйтүенчә, аннан киселгән хачны кире торгызмаска дип сораганнар. Бу сүзләргә ни дәрәҗәдә ышанырга буладыр, чөнки Ирина әйтүенчә, әмма бүген иртән прокуратурадан шалтыратып, җинаять эшен туктату турындагы карарны гамәлдән чыгарганнар.

    «Тәрене кисеп дөрес эшләгәннәр дияргә хакым юк»
    Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин сүзләренчә, зират каравылчысына Виктор Смирновның православ диненнән булуы турында баштан ук хәбәр ителмәгән.

    Беренчедән, ул киңәшләшмичә эшләнелгән. Үлгән ир-атның туганнары «Администрациягә, авыл башлыгына шалтыраттык — чыга алмадык», — диделәр. Район үзәгендә җирләргә кеше табу авыррак бит инде, бездә кечкенә кабер казый торган трактор бар, алар шул тракторчыга чыкканнар. Ул зиратта урын күрсәтүче абыйга эндәшкән. Пропискасы Актанышныкы, урын күрсәтсәгез, казый торыр идем», — дигән. Казыганнар, мәет кайтып төшкән — рус кешесе булган. Аның рус булуын алдан әйтмәгәннәр. Алдан белсә, ул безгә әйткән булыр иде. «Тәре куймасагыз, җирләгез», — дигән зиратны караучы абзый. Илдус абый күмеп бетергәнне көтеп тормаган. Алар тәрене куйган да, Чаллыга кайтып киткән», — дип сөйләде ул.

    Аның сүзләренчә, зират район эченнән уза торган төп юл янында урнашкан. Аңа зиратка рус кешесен җирләгәннәр, тәре куйганнар дип фотолар җибәргәннәр — шуннан гына белгән. Аннан соң тәрене кискәннәр дип хәбәр килгән.

    «Кичә Чаллыдан Эчке эшләр министрлыгыннан килделәр, рус белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтне дә тикшереп киттеләр. Безнең бит монда 99 процент татарлар яши, бер мари авылы, элеккеге рус авылы бар, анда да берничә кеше генә яши.

    Дөресен генә әйткәндә, миңа чыккан булсалар, ул көнне әле моргта калдырып торырга киңәш итәр идем, аннан соң администрация белән киңәшләшер идек. Җирләү урынын бергә билгеләр идек. Әле читтән кайткан татар кешесен җирләүне дә авыл башлыгы белән сөйләшергә кирәк. Ул зиратта почмакта рус кешеләре дә күмелгән, алар совет чорында җирләнгән, кайберсенең ташында бәләкәй тәре рәсеме бар», — дип сөйләде хәзрәт.

    Мәрхүмнең васыяте шундый булган очракта нишләргә дип сорадым.

    «Без васыятькә карамыйбыз бит. Костюмнан күмегез диючеләр бар, кешенең гыйлеме булмаска мөмкин. Без мөселман кешесен дөрес итеп җирләргә тырышабыз.

    Тәрене кисеп дөрес эшләгәннәр дияргә хакым юк. Җир утыргач, таш куябыз дип аңлаталар инде, аңа гына сабыр итәсең инде. Ул тәрене алдыртырга безнең хакыбыз юк. Мәетнең туганнары баштан ук киңәшләшсен иде», — ди ул.

    Хәзрәт сүзләренчә, мондый хәлләр булмасын өчен, кечкенә балаларга белем бирүдән башларга кирәк.

    «Мөселман кыз баласын руска бирергә ярамый. Алар бит никах та укыган булган. Хатыны сүзләренчә, Вәли дип исем дә кушканнар. Никах укылган икән, ул мөселман булып санала, ул очракта тәре куелырга тиеш түгел», — ди ул.

    «Бу — хулиганлык факты»
    Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныштагы зиратында җирләнгән православие динендәге кешенең кабер өстеннән хачны кисеп атуны хулиганлык очрагы дип бәяләде. 

    «Бу факт безне сагайтты, чөнки безнең зиратыбызда җирләнгән Виктор Смирновның кабер өстендәге тәресенә (хачына) тию факты булды. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр бу эшне алып бара, ләкин бездә бернинди радикаль мөселманнар дигән әйберләр юк, бу — хулиганлык факты. Инде үзем туганнары белән аралаштым, аларның бөтен талапләре дә үтәләчәк. Ә районда андый аңлашылмаучанлык юк», — диде район башлыгы. 


    Район башлыгы районда башлыча (98 процент) татарлар яшәсә дә, башка милләт кешеләре — марилар, руслар да булуын искәртте. Шул сәбәпле, бу зиратны фәкать мөселманныкы дип күрсәтү дөрес түгел дигән фикердә Энгель Фәттахов. 

    «Бу зират — гомуми, анда татарлар да, руслар да җирләнгән. Районда мари авыллары да бар, руслар да яши. Моңа кадәр бернинди дә каршылыклар булганы булмады. Алла боерса, мондый хәл кабатланмаячак», — диде Энгель Фәттахов.

    «Әлегә комментарийлар бирмибез»
    Әлеге хәлгә карата дини яктан ачыклык кертер өчен Татарстанның Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Берничә номерга шалтыраткач та, җавап бирүче булмады. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирмәде. Голәмәләр шурасына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Тулырак: https://intertat.ru/news/society/16-12-2021/aktanyshta-rus-keshese-kaberend-ge-hachny-kisk-nn-r-mondyy-h-l-kabatlanmayachak-5845329

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: