Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алар бетсә, яшәүнең кызыгы да калмас кебек

    «Кеше туу өчен дә, яшәү өчен дә, үлү өчен дә чират тора»

    Вакцинаның икенчесен кадатырга бер районның үзәк хастаханәсенә бардым, дөресрәге, поликлиникага. Чөнки хастаханә янә госпитальгә әйләнгән иде. Поликлиника – шуның беренче катында. Бар җирдә чисталык, идәннәрдә – «социаль дистанция» саклау кирәклеген искә төшереп торган кызыл сызыклар…

    Минем кебек таң тишегеннән торып чират алучылар артык күп түгел иде, әмма иртәнге сигезләр якынлашканда, сакланганны Ходай саклар, дип уйлаучылар саны ишәя башлады. Алдан язылып түгел, «тере чират»ка басасы иде монда. Кем артыннан кем икәнен һәрберсе белә, әмма терапевт кабинеты янына бер-берсенә терәлеп диярлек басканнар, кайда ул дистанция саклау!

    Безнең бөтен гомер чират көтеп уза кебек. Чират – безнең яшәү рәвеше. Чират торып алмасак, ризыгыбызның тәме, кияр киемебезнең рәте булмас кебек. Чиратлы гомер итү каныбызга шулхәтле сеңгән ки, без инде чиратсыз яши алмыйбыз кебек. Бу, күрәсең, илдәге тотрыксызлык белән бәйледер. «Иртәгә ни буласын кем белгән» кебек сүзләр бүген дә модада. Элек-электән ипидән башлап һәр нәрсәгә чират торып өйрәнгән халык без. Мөхәммәт Мәһдиев тә бер әсәрендә: «…балдыз – трамвайда, баҗай яшел суганга чират торганда, үзләренә кунакка чакырдылар…» – дип язган иде. Шунда да «чират» дигән сүз керткән бит әдибебез, димәк, чират аның да теңкәсенә тигәндер.

    Әй, ул кибеткә берәр сирәк тауар кайтса инде! Кибет тирәсе ниндидер бәйрәмне хәтерләтә башлый иде. Дөрес, бу бәйрәмдә шатлыклы авазлар түгел, ә сүгенгән сүзләр күбрәк яңгырый. Мин авыл җирен әйтәм инде. Шәһәргә килсәк, Горбачев «коры закон» игълан иткәч, аракыга чират торулар күпләрнең төшенә кереп саташтыргандыр. «Вино» дип язылган кибетләр магнит кебек үзләренә тартып торса да, керсәң – кереп, чыксаң чыгып булмый иде алардан һәм «Аракыга чират торганда таптап үтергәннәр» дигән куркыныч сүзләр дә шактый ук еш ишетелде.

    Менә шундый «якты» хатирәләргә бирелеп, табибка чират торам. Халык саны ишәйгән саен, гөжләгән тавышлар да көчәя. Бу гөжләү җүнлегә түгел бугай. Әнә кемдер тавыш чыгарырга маташа: «Теге кеше артыннан мин чират алган идем», – ди. Икенчесе: «Юк, мин», – ди. Башкалар аларны тынычландырмакчы була, әмма бәхәстә катнашучылар саны арткан саен, шау-шу көчәя генә бара. Менә ишек ачылып китә дә, табибәнең башы күренә: «Тавышланмагыз, эшләргә комачаулыйсыз, барыгызны да кабул итәм бит», – ди. Шуннан соң бераз тынычланалар, димәк, буш кайтып китмәячәкләр.

    Мин чират алдым да читкәрәк киттем. Халык моны башкача кабул итте, ахрысы, иркенрәк сулап куйдылар, тагын килеп басмаса ярар иде дигән сыман, миңа дошман күзе белән карап, бер-берсенә тагын да терәлебрәк бастылар. Ә ишектән яңа кеше килеп керсә, ул инде, гомумән, дошманга әйләнгән кебек. Аның: «Кто последний?» – дип соравына җавап бирми интектерәләр. Бу – үзләренчә протест белдерү.

    Реклама

    Чиратлар кешене дуслаштыра да, дошманлаштыра да. Алар элегрәк бәндә баласының җәмгыятьтәге статусын да билгели иде. Арткы ишекләрдән кереп, дефицит тауар, чиратсыз гына фатир-машиналар алучылар җәмгыятьнең каймагы исәпләнде. Бүген бөтен әйбер бар кебек, акчаң гына булсын. Ә менә чират дигән күркәм гадәт һаман да яши. Аны җәмгыять үзе яшәтә. Һәр нәрсә җитеш булса, халыкта кирәкмәгән уйлар туа башларга мөмкин. Ә менә, мәсәлән, чиратсыз гына табибка керү, блат буенча вакцина кадату кебек нәрсәләр безнең өчен зур җиңү санала, кешенең күңеле була.

    Эт күңеле – бер сөяк, дигәндәй, аңа бүтән берни дә кирәкми, вакытлыча гына булса да, диюем. Яшәсен чиратлар! Алар бетсә, яшәүнең кызыгы да калмас кебек.

    Якташым, язучы Вакыйф Нуриев белән шушы хакта сөйләшеп торган идек. Мин: «Чиратлар зиратта гына бетәдер инде ул», – дидем. Һәм ялгышканмын икән. Бер әсәрендә чиратлар турында бер-ике кәлимә сүз язган булган Вакыйф. Бер абзый зиратта йөри икән. Кабер казучы егетләр: «Нәрсә, абый, кабер өчен җир эзлисеңме әллә? Нигә алдан чиратка язылмадың?» – дип шаярта башлаганнар. Ә абзый: «Мин чират алуын алам да, тик менә чиратка яшьләр килеп керә шул», – дигән ди. Яшьләрнең күпләп үлүе турында нинди моңсу шаярту. Мәрхүм әтием Солтан: «Кеше туу өчен дә, яшәү өчен дә, үлү өчен дә чират тора», – дип әйткәли иде. Әти сүзеннән чыкмыйм мин. Әмма куанып, шатланып, сокланып, сыкранып, күңелле итеп яшибез бит әле, дип юанам.

    Риман Гыйлемханов

    https://vatantat.ru/2021/12/69621/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: