erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алга» батальоны имамы яу кыры турында: «Җиргә сеңәсең, көтәсең. Йөгерүнең мәгънәсе юк» (»Интертат»,

Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәттә булган Татарстан егетләренә безнең ничек ярдәм итә алуыбыз турында хәрби имам Руслан Агмалов «Казанские ведомости» корреспондентына сөйләгән.

 

Курку һәм шатлык турында

Казаннан яу кырына хәрби имам булып киткән Руслан Агмаловка 42 яшь. Хәрби хәрәкәтләр зонасына китәр алдыннан ул мәчеттә хезмәт иткән, яраткан эше – автомобильләр белән шөгыльләнгән һәм җитди рәвештә япон сугыш сәнгате белән мавыккан. Руслан хәзрәт балаларны да япон сугыш сәнгатенә өйрәткән, аның командалары ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган. Аның тормышын Украинада махсус хәрби операция төптән үзгәртә.

Ул үзе өчен иң мөһим карар – үзебезнең егетләргә анда ярдәм итү һәм Ватан алдындагы бурычын кайтару турында карар кыла.

Мин үз теләгем белән хәрби хезмәткә алынырга һәм фронтка китәргә булдым. Татарстанда үз теләге белән хәрби хезмәткә алынучылар өчен «Алга» һәм «Тимер» дип аталган батальоннар формалаштырулары турында белгәч, нәкъ менә шундый подразделениегә барырга ниятләдем. Китәр алдыннан 2 көн кала, миңа Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтеннән шалтыратып, «Алга» батальонында хәрби имам булырга тәкъдим иттеләр. Мин риза булдым, – дип сөйли үз тарихын Руслан.

Сугыш позицияләрендәге беренче көннәрдә нәрсә истә калды?

Безнең фронт авиациясе белән беренче очрашудан алган хис-тойгылар истә калды. Син позициядә торасың, ә синең артыңда колак тондырырлык тавыш белән өч авыр куркыныч вертолет – ике «Аллигатор» һәм транспортник күтәрелә. Алар бик түбән очтылар, безнең баш өстендә диярлек, бик тиз генә күренмәслек булып югалдылар. Аларның тавышында гаҗәеп көч һәм куәт бар иде! Бу – шундый хисләр дулкыны, хәтта каз тәннәре чыкты. Безнекеләр! Бу мизгелдә һәркем иң мөһим нәрсәне сизде: безнең артыбызда – бик зур һәм көчле ил. Һәм без – аның бер өлеше. Бу мизгелдә барысы бергә кушылды – горурлык, шатлык, көч, ышаныч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер көчле тәэсир безнең позицияләр өстеннән безнең истребитель очып узганнан соң истә калды. Алар да шулай ук, дошман абайлап алмасын өчен, бик аста очалар. Һәм менә – әйләнә-тирәдә бөтен нәрсә дерелди, калтырый, аңлатып бетергесез тавыш. Ул да безнең баш очыннан ук оча. Истребитель борылыш маневрын ясый, һәм бу вакытта ул нәкъ безгә таба оча кебек! Бик көчле тәэсирләр. Канатларында кызыл йолдызлы һәм үтерә алучы ут чәчә торган сугыш машинасы дошманга якынлашканда, дошманның нинди хисләр кичерүен күз алдыма китерәм.

Дәвамын укыгыз: https://intertat.tatar/news/alga-batalyony-imamy-yau-kyry-turynda-irga-senasen-kotasen-iogerunen-magnase-yuk-5856100

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X