erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинә Сафиуллина: "Ачу килгәндә һәрвакыт «Макдональдс”ка кереп ашап чыгам"

Җырчы Алинә Сафиуллина кызыклы мәгълүмат белән бүлешкән. (Интертат)

«Хәерле кичләр! Хәйран кеше язылды соңгы арада.

Бераз үзем турында кызыклы фактлар языйм әле.

Мәктәп вакытыннан ук җырлыйм. Әниләргә кичләрен урындыкка басып концерт куя торган булганмын.

 Беренче гонорарымны «Теләче былбылы» конкурсында җиңгәч алган идем! 5 мең биргәннәр иде.

Иң беренче банкетымны Марсель Вәгыйзов белән эшләдем.

Бер колонкага, микрофон шатыр-потыр килеп торды. 500 сум иде гонорар ул конне. Аппаратура алдында утыра идем, дискотека оештыра идем җырлап кергәч. Бу элегрәк инде, җырлый гына башлаганда. Әйбәт кенә килеп чыга иде. 

Шуңа хәзер ди-джейлар янына барып пультны үзем боргалап йөрергә яратам.

3 нче курстан башлап гел эшләдем.

8 айлык корсак белән дә җырлап йөрдем. Ял итәсе урынга декретта да җырладым. Көне буе эшләүче кешеләргә гомер буе кызыктым. Карантиннан соң рәсми рәвештә эшкә кердем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер 4 эштә эшлим дип санала.

Ике җирдә укытам. Вокал дәресләре бирәм.

Ял көннәре җырлыйм. Реклама да ясыйм.

Ремонт ясарга яратам. Тормышымны бик кызыклы дип саныйм, истәлекләргә бай, ялгышлары да бар, әмма алар минеке бит, димәк, миңа җавап бирәсе.

Гайбәтләр миңа иң соңгы барып житә нишләптер. Бер-ике айдан «Шуны да белмәдеңмени?» — дип сөйләп куялар.

Күпмедер вакыт түзеп йөргәннән соң шартлый торган гадәтем бар. Начарлыкны оныта алмыйм, килеп чыкмый…

«Бер тапкыр хыянәт иткән кеше икенче тапкыр да хыянәт итәчәк» дигән мәкальне 200% дөрес дип саныйм. Үзем тикшердем, халыкка чыгармадым гына. Ә инде хыянәт итү 4 тапкыр икән, димәк, бу инде система.

Ачу килгәндә һәрвакыт «Макдональдс”ка кереп ашап чыгам. Ярамаган әйбер дә ярый ул көнне, имеш», — дип язган ул.

 https://intertat.tatar/news/social/18-12-2021/alin-safiullina-ber-tapkyr-hyyan-t-itk-n-keshe-ikenche-tapkyr-da-hyyan-t-it-ch-k-5845439

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X