Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алинә Сафиуллина: «Елдан артык аерым яшәгәннән соң иремә кайтып карадым…»

    Ватаным Татарстаннан алынган язма

    Блиц сораштыру:

    – Нинди ризык дип үлеп китәсең?

    – Манго яратам. Аннан да бигрәк, слива бугай.

    – Нәрсә сине елата ала?

    – Еш еламыйм. Әмма еласам, кинәнеп-кинәнеп… Гарьлектәндер. Кияүдә чакта бер концертыма үзем генә әзерләндем. Эше булдымы икән соң иремнең, анысын хәтерләмим дә, калганнарына булышты инде ул… Шунда бер дәү генә абзый: «Шушының кадәр эшне бер ялгызың күтәрәсеңме?» – дигәннән соң, машинага утырып, рәхәтләнеп сулкылдап елаган идем.

    – Кайсы ел фасылын аеруча яратасың?

    – Җәй, җәй һәм тагын бер кат җәй.

    «Кырык эшем кырык якта ярылып ятсын»

    – Ни хәл, Алинә?

    – Аллага шөкер, бер көе. Матур гына яшәп ятам.

    – Татарстанның атказанган артисты исемен алуың белән ихластан котлыйбыз. Көтелгән яңалык булдымы, әллә күктән ишелеп төштеме?

    – Көткән булса да, әле аны бирерләр дип кем уйлаган! Шаккаттым. «ВТ»дан шалтыратып әйттеләр аны. Куандым, иҗатымны зурлаганнарына күңелем булды. 16 еллык хезмәтемә зур әҗер итеп кабул иттем.

    – «16 ел җырлаган өчен биреләмени ул исем?!» – дип язып куючысы да булган икән.

    – Журналистларның да хайп артыннан куулары таң калдырды. Әле нинди басма диген син аны! Берәр сары матбугат булса да, исем китмәс иде. Дәрәҗәле, данлы газета! Заманында, аның язылучылар санын арттырырга дип, бушлай җырлап та йөргән, шул газетаның рәхмәт хатларына кадәр алган идем.

    – Күңелеңә тиде алайса?

    –Утырып еладым дип әйтә алмыйм. Әмма әлеге язма артында райондашың торуын аңлагач, күңелгә тия инде. Юкса, теләчелеләр гомер бакый бер-берләрен барлап, зурлап-үсендереп торучылар иде. Күрәсең, заманалар үзгәрә, кешеләр дә шул исәптән… Мин үзем хайпны, миңа карата язылган сүзләрне шулкадәр күңелемә якын алам, дип әйтә алмыйм. Нечкә күңелле түгелмен. Әмма әти-әни, туган-тумача да бар бит әле, алар шул җирлектә яшиләр.

    – Алай да, бу карантиннар, «кыяр» кодлар, эпидемия белән бәйле чикләүләр җырчылар өчен депрессиягә китәрлек булды бугай инде.

    – Депрессиягә мин ковид белән чирләп терелгәч кенә бирелеп алдым. Кешеләрнең җырлар яздырып, иҗат белән шөгыльләнгәннәрен хәтта аңламас чиккә җиткән идем. Янәсе, нәрсәгә кирәк ул җыр яздыру, монда иртәгәсе көнне ни буласын белгән юк… Шөкер, ул зәхмәт калдыклары узды – үз «кәлия»мә кайтып урнаштым, күңел төшенкелеген дә юып алгандай булды. Һәр депрессиядән мин җиңел чыгам анысы, үз-үземә: «Утырып еладың, елау белән ерак китеп булмый, хәзер тор да ни дә булса эшлә!» – димен. Аның бөтен дәвасы да шул. Тискәре уйны бәбәйләтеп ятсаң, ул бер юньлелеккә илтми. Димәк, эшләргә кирәк! Ә ике аягы, ике кулы булган кеше өчен чыгып булмаслык хәлләр бөтенләй юк. Өйдә эшсез яткан хатыннарны да аңламыйм, ул минем формат түгел. Мин кырык эшем кырык якта кырылып ятканны яратам. Эшләп бетермәслек булсын ул. Менә шунда чын тәмле тормыш була.

    «Һәр хит җырым иң авыр вакытларымда иҗат ителгән»

    – Андый көчле хатыннар гадәттә ялгыз була…

    – Мин үземне көчле дә дия алмыйм. Мин гадәти! Әмма бервакытта да балтам суга төшкән кебек йөрмим, һәрвакыт шөгылем бар, хәрәкәттә. Тик менә гаилә тормышым барып чыкмады – бер киселгән икмәк ялганмый икән.

    – Әллә син аңа кире дә кайтып карадың?

    Реклама

    – Карадым шул. Баламның әтисе белән елдан артык аерым яшәгәннән соң, әнинең: «Бала әтисе белән үсәргә тиеш, баланы үз әтисеннән кала кем яратсын?» – дигән сүзләрен тыңлап, кабат кушылып карадым. Әмма шуны беләм: бер ышанычың беткән кеше белән «ә бәлки», дип яшисең, кара көн җитә калса, нишлисе булыр, дип уйлыйсың икән ул. Икең ике тараф кешесе булуына төшенгәч, киселгән икмәкнең киселгән икәненә мөһер суктым да тормышымның ул битен ябып куйдым…

    – Фатирсыз калгач, үз тырышлыгың белән фатирлы булдың, инде икенчесен гөл итеп эшләп чыгып, яшәп ятасың. Авырлыклар сиңа көч кенә өсти диярсең.

    – Мин эштән курка торган кеше түгел. Ремонт эше өчен бөтенләй үлеп китәм. Туганнардан шактый бурычка алып торырга туры килде, әмма җан биргәнгә юнь дә бирә, ди Ходай Тәгалә – бурычларымны капларлык акчаны да эшләп таптым.

    – Монда инде «Син нишләп һаман кияүдә түгел?» дигән сорау туа кебек?

    – Бәлки, күптән кияүдә дә булыр идем. Әмма яши-яши үземнең фәлсәфәмне булдырдым: мин бер генә яшим һәм кияүгә башаяк гашыйк булып, яратып чыгачакмын. Исе үк минеке булган ир-ат белән яшисем килә.

    – Гайбәтләр дә ияргәлидер…

    – Кешенең теле сөяксез ич аның! Ниләр генә сөйләмиләр. Минем аңа хәзер исем дә китми инде. Хәзер авыз тутырып әйтә алам: мин – ирекле хатын-кыз. Кемнән нинди чәчәк алсам да, кем беләндер чәйгә барсам да, оялырлык түгел. Калганы башкалар гөнаһы булсын.

     – Хит җырларың иң-иң үзәк өзелгән чакларыңда язылган кебек.

    – Әйе. Бөтен хит җырларым үзәгем өзелгән вакытта язылды. Ул шундый вакытта язылганга хит та инде! Һәм нәкъ шул вакытта иҗат итәргә кирәк тә. Бөтен авырту, иңрәү-сыкрауны җырга саласың да яңадан туган шикелле яши башлыйсың.

    «Җырчыларны салып таптасаң да ярый, дип уйлыйлар»

    Карантин синең иҗатка, кесәңә суктымы? Бу чорда нинди яңа талантларыңны ачтың?

    – Кесәгә сугуын сукты, әмма мин төшенкелеккә бирелдем дип әйтә алмыйм. Рәхәтләнеп авылга кайтып, студент вакытта да өлгерми торган эшләрдә әнигә булыштым. Тозлау дисеңме, төнәтмәләр-кайнатмалар хәстәрләү дисеңме… Ул миңа бер дәва алу чоры булды, дисәм дә була. Челтәрле бизнеска кереп, үземне карап сынадым – минеке түгел икәнлеген аңладым. Аннан, шәһәргә килгәч, рәсми эшкә урнаштым. Шуннан бирле мин – сәгатьле эш кешесе, балаларны җыр сәнгате серләренә төшендерәм.

    – Бөтен нәрсәнең асты өскә килеп бетүенә, кешелеклелек яссылыгының көннән-көн юкара башлавына әрнисеңме син? Дөньяга сыеша алмас кешеләр артуын ни белән аңлатыр идең?

    – Мин дә бу темага еш уйланам. Улым – Нариманым үсеп килә. Баламны нинди киләчәк көтәр, дип хафаланып та алам. Андый шакшылык-әшәкелек масса төсен алмасын иде. Шул ук җырчыларга булган карашны гына ал син: эттән алып эткә салып таптау берни тормый хәзер. Каян килә бу явызлык? Ә бер-бер хәл генә булсын (карантинга кадәр әнә күпме хәйрия концертлары уздырдык), ул вакытта беренче эшелонда җырчылар булырга тиеш, алар ярдәм итәргә тиеш, хәлгә керергә тиеш… Ә чынлыкта сиңа игелек теләүчеләр аз, чак кына нәзберек вакытың булсын, өстеңнән танк белән дә узып китәргә күп сорамыйлар.

    – Миңа и-и-иң татлы һәм зур хыялыңны ачып сал да…

    – Мин хыялланудан туктамыйм: диңгез ярында безнең өй һәм безнең гаилә. Ирем шезлонгта яткан килеш телефоннан эшләрен хәл итә, Нариман, колач җәеп, диңгездә йөзә, ә мин тәпи генә киткән, икебез пардан купальник кигән бер яшьлек кызымны җитәкләп, комнан атлыйм…

    Гөлнара Җәлилова

    https://vatantat.ru/2022/01/73352/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: