erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Абульханова зур яңалыгы белән уртаклашты

Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханованы зур проектка чакырганнар. Бу хакта җырчы үзе безгә сөйләде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

Алсу Абульханова зур яңалыгы белән уртаклашты

Эльвира Шакирова22 июль 2021 - 15:01

 

3303

0

0

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханованы зур проектка чакырганнар. Бу хакта җырчы үзе безгә сөйләде.

“Мине "Яңа йолдыз" проектына чакырдылар. Бу юлы да проектта Лина Арифуллина һәм башка Мәскәү осталары булачак, әмма ул бераз башка форматта узачак. Беренчесендә мин финалист белән дуэт башкарган идем. Хәзер исә башка рольдә катнашам, нинди роль икәне әлегә сер булып калсын. Шунысын гына әйтәм: монысында мине проектның башыннан ахырына кадәр күрә алачаксыз. Әзерлек эшләре гөрли. 

Тагын бер яңалыгым – Казахстанда төшергән “Алмачуар” фильмының ахырын Татарстанда төшереп бетердек. Хәзер алда татар һәм рус телләренә тавышландыру эше көтә. Тиздән фильмны экраннарда күрә алачаксыз.

“Кара урман” төркеме дә матур гына эшләп килә. Бер ел элек кастинг оештырган идем. Төркемгә ике егет һәм ике кыз алынды: Рамазан, Алинә, Эльвина, Тимур. Бүгенге көндә 3-4 җырыбыз бар. Уфада “Туган тел” проектында катнаштык. Хәзерге вакытта клип төшерү белән шөгыльләнәбез. Җырны Үзбәкстан җырчысы Фаррух Закиров иҗат итте. Без җырга яңа сулыш биреп, яңартып башкардык. Клип сентябрь аенда чыгачак”, - дип сөйләде Алсу Абульханова.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alsu-abulkhanova-zur-yaalygy-beln-urtaklashty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X