Реклама
Әни кеше 15 елга иректән мәхрүм ителде.
Русиянең бер төбәгендә 26 яшьлек хатынны, баласын үтерүдә гаепләп, 15 елга төрмәгә утырттылар.
Билгеле булуынча, хатын спиртлы эчемлекләр белән еш мавыккан. 28 июльдә ул баласы белән кунактан кайта. Бала бик нык елый. Исерек хатын баланың башына бик нык итеп суга, аннары, ике аягыннан тотып, стенага бәрә һәм йокларга ята. 11 айлык бала башына кан савудан вафат була.
Иртән баланың үлгәнен аңлагач, хатын, аның гәүдәсен полиэтилен капчыкка салып, бер йортның подъездына илтеп ташлый һәм үзе кача.
Хатын үз гаебен таныган. Бу коточкыч эшен ул баланың аңа бәйрәм итеп яшәргә комачаулавы белән аңлаткан. Килеп җиттек, ахры...
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/11-aylik-balani-divarga-b-rep-terg-n-28122/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз