erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апас районы Чирмешән авылында бер көндә ике кайгы

Апас районы Чирмешән авылы халкы зиратта авылдашларын күмгән арада бер йорт тулаем янып бетә. Йорт хуҗасы бер мизгелдә бернәрсәсез урамда кала.

 

23 апрель шимбәсе Апас районы Чирмешән авылы кешеләре өчен авыр көн булып истә калыр, мөгаен. Ул көнне бөтен авыл ирләре мөхтәрәм шәхес, авыллары тарихын язучы Рузия Зыятдинованы җирләргә зиратка киләләр. Шунда ук тагын бер аянычлы хәбәр килеп ирешә: авылда йорт яна.

«Абзалов Илдарның йорты каралты-куралары белән тулаем янып бетте. Ул үзе бу вакытта зиратта булган: Рузия апа Зыятдинованы җирлиләр иде.

Янгын чыккач, аны кычкырып чакыралар. Ул ашыгып өенә кайтып китә. Авылдашлары да ярдәмгә дип чабалар. Илдар абый кайтып җиткәндә ут инде бөтен өйне камап алган, дөрләп яна. Өй эченә инде керерлек булмый. Хәтта документларын да алып чыга алмадылар», — дип сөйләде журналист Азат Мөхәммәтҗанов.

 Көн җилле булганга күрә, өй бөтен каралты-курасы белән янып, 15-20 минут эчендә кара күмергә әйләнә.

«Менә шулай Илдар абый өстенә кигән бер кәчтүм чалбардан урамда калды. Бернәрсәсез калды. Авылда бер буш йорт бар иде. Күршеләренә рәхмәт, сыендырганнар. Үзенә өй булдырганчы күршеләре йортында яшәп торырга рөхсәт иткәннәр.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребездән шушы изге ураза айларында ярдәм сорыйбыз. Булдыра алганча Илдар абыйга ничек тә ярдәм итәсе иде. Биргән сәдакаларыгыз артыгы белән үзегезгә кайтса иде», — дип тели Азат абый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Өй хуҗасы да бу афәтнең кайдан пәйда булуын аңламый, чөнки үзе бу вакытта зиратта була.

Хәзерге вакытта Илдар абый үзе шок хәлендә — күп еллар гомер иткән йорты урынында кара күмер өеме генә калган.

Илдар Абзаловка ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

5209 3512 3017 7300 Акбарс банк картасы номеры — Абзалов Илдар Галимзянович

5469 6200 2011 0373 Миннуллина Миляуша Галимзяновна (Илдарның апасы).

 

Иң кызыклы язмалар -  Подробнее: https://intertat.ru/news/society/27-04-2021/apas-rayony-chirmesh-n-avylynda-ber-k-nd-ike-kaygy-5821259

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X