erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Арча районыннан бер ханым мошенникларга 8 миллион 835 мең сум күчергән

СВОда һәлак булган хәрбинең хатыны аферистларга 9 миллион чамасы акча күчергән

24 яшьлек хатын-кыз дүрт көн буе, имештер, инвестицион платформага акча күчергән.

Арча районында 24 яшьлек хатын-кыз, процентлардан акча эшләмәкче булып, 9 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, ул февраль урталарында интернет аша инвестиция нигезендә акча эшләргә карар кылган. Ул дүрт көн эчендә мошенникларга 8 миллион 835 мең сум күчергән. Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, хатын-кыз ялган инвесторларга күчергән акчасын махсус хәрби операция зонасында һәлак булган ире өчен алган булган. Миллионнар күчерелгән счетларның мошенникларныкы икәнлеге ачыкланган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/163891/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев