erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядән азат ителүче өстенлекле һөнәр ияләрен атадылар

Язгы чакырылыштан азат ителүче оборона-сәнәгать комплексы оешмалары хезмәткәрләренең исемлеге Россия Саклану министрлыгына җибәрелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

 

«Монда 2023 елгы язгы чакырылыштан азат итү өчен дәүләт оборона заказы биремнәрен үтәүгә җәлеп ителгән оборона-сәнәгать комплексы оешмалары хезмәткәрләренең исемлеге хакында сүз бара», — диелә ведомство хәбәрендә.

Уңай карар кабул ителгәндә, бу чаралар илнең Кораллы көчләрендә элек хезмәт итмәгән һәм хәзерге вакытта иң кирәкле һөнәрләргә ия булган хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге АПК хезмәткәрләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүз уңаеннан: кичә Россия Президенты Владимир Путин, Улан-Удэ авиация заводына килгәч, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының оборона ведомствосы өчен хәрби хезмәттән кичектерү буенча өстенлекле һөнәрләр исемлеген әзерләве турында әйткән иде.

https://vatantat.ru/2023/03/107297/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X