Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Армиягә китсәң иде, сөйгән ярларың белән (хатирә)

    Иртәгә сәфәр, ерак юлга. Ә бүген егет дуслар-туганнар янәшәсендә. Җилкәсендә төйнәп, шарф итеп салган дүрт-биш чиккән яулык. Арада җанкай-җанаш чиккәне дә бардыр, вәгъдәсендә торып, көтеп ала алса инде. Мәхәббәтнең көчен дә сынаудыр әле бу вакытлыча аерылу ("Шәһри Казан").

     

    Хуш, Мәмәшир, каласың бит, Камай тауларың белән.
    Армиягә китсәң иде, сөйгән ярларың белән.

    Чана шуып үскән тауларын, челтерәп аккан чишмәләрен, гөл-чәчкәле болыннарын, җиләк кызарып пешкән Яннык, Алан елгаларын җанының иң-иң түренә сыйдырып, ил сакларга китүче егетләрне Армиягә озату мәҗлесендә күпме җырлангандыр инде бу җыр. Хуш, Мәмәшииир.

    Тагын бер газиз балаң ерак юлга кузгалырга әзерләнә. Ил сакларга. Мәҗлес гөрли, дуслар-туганнар сүз алып, солдатка хәерле юллар тели.

    “Бер ел хәзер үтеп китәр, исән-сау гына булырга насыйп булсын”. Әйе, бер ел күп түгел инде ул, әгәр дә минуты – ай, сәгате ел дип, өзелеп көтеп тормасаң. Бу турыда Хәнифтән дә үзе кыска, үзе оста итеп әйтеп булмастыр. Хәниф ике ел Монголиядә хезмәт итеп кайткач, кайсыдыр: “Хәниф, бик тиз кайттың, ике ел үттедәмени инде”, – дигән. Ә Хәниф: “Син аны минем нәнәдән сора”, – дип җавап биргән. Хәниф әйтер, ул сүзгә кесәгә кереп тормый. Ә малаеның ничек бик тиз кайтканын чыннан да нәнәләрдән сорарга кирәктер ул. Алар белә, чөнки ике ел буе улы белән бергә постта торган, үзе монда булса да, бөтен җаны, бөтен йөрәге белән улы янында булган нәнәләргә чыннан да сәгате елга тиңдер лә.

    Ә нигә нәнәләр генә? Ә әттәләр? Нәрсә, аларга да балалары газиз түгелме әллә? Нишләп газиз булмасын, газиз, бик газиз, әле яңа гына янында бөтен эшкә өйрәнеп үскән, бүген инде кул арасына кереп, атасының зур булышчысы булган егетне бер елга армия сафына озатканда әти кешенең дә йөрәге өзгәләнми дисезме әллә? Әтиләр бит алар үзләре армия мәктәбен үткән, күпме төн йокыларын калдырып, постта торган, күпме марш-бросоклар үткән, кыскасы, армия тормышының бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган кешеләр. Улларын нинди авырлыклар көткәнен алар күбрәк белә, тик еламыйлар. Еламыйлар, дигәч тә, ирләрнең дә йөрәге таш түгел лә. Юк, аларның да йөрәкләре нәкъ безнеке кебек, тик алар хисләренә йөгән сала беләләр. Әйе, алар да аерылу минутында сыгылып төшсәләр, безгә җан-бәгыре хистән генә торган хатын-кыз халкына ни кала? Шуңа да күз төбенә килеп бөялгән күз яшен, тамагына тыгылган төерне эчкә йотып калдырадыр инде ир-атлар. Безне саклыйлардыр. Шулай, сабырлыклар саклап яшәгәнгә дә ирләрнең йөрәкләре тизрәк тузадыр да әле, бәлки шуңа да сәфәрнең иң соңгысына бик күпләре хатыннарыннан алдарак кузгаладыр да әле.

    ...Иртәгә сәфәр, ерак юлга. Ә бүген егет дуслар-туганнар янәшәсендә. Җилкәсендә төйнәп, шарф итеп салган дүрт-биш чиккән яулык. Арада җанкай-җанаш чиккәне дә бардыр, вәгъдәсендә торып, көтеп ала алса инде. Мәхәббәтнең көчен дә сынаудыр әле бу вакытлыча аерылу. 

    Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Җырлаштылар да, биеделәр дә, матур теләкләр дә теләнде. Бер елдан шулай матур итеп каршы алулар да насыйп итсен. Таңнан юлга, сәфәргә. Якын дуслар военкоматтан, ә кайберләре Казаннан ук озатып калачаклар әле.

    Бер ел әкрен генә телефоннан хәбәр көтеп үтәр инде, вакыт үтә ул, аның тукталып калганы юк. Хәере белән генә үтсен дә, хәерле күрешүләр насыйп булсын, Раббым.

    Ә менә безнең заманда солдат хезмәте ике ел иде, безнең яшьтәшләр, алардан олыраклар да, соңыннан да бик күп еллар солдат хезмәте ике ел булды. Ә аннан да алда өч ел иде бит әле. Исемдә әле, әнә, биш егет урам әйләнәләр пар ат җигеп. Урамда пычрак, көз бит, безнең авылда әйтелгәнчә – билдән алак пычрак. Бу Армиягә егетләрне бары көз генә алган заман. Күптән инде. Әнә бабай 1965 ди. Ул заманда Армиягә көзен генә алалар иде.

    Реклама

    Ә урам әйләнү бу инде бер традиция. Кайчандыр ат белән урам әйләнсәләр, хәзер машина белән. Машина белән булгач, рәхәтләнеп төялешеп, рәхәтләнеп авылны яңгыратып җырлап урам әйләнәләр, кызлар да шунда. Авыл белән саубуллашу моңсу-ямансу. Әнә, өлкәннәр солдат белән саубуллашу өчен капка төбенә чыкканнар, һәркайсы машина янына килеп, булачак солдатка теләк тели-тели “юл аягы”, ягъни хәер-сәдака суза. 

    Тагын шул теге үткән заманга, 1965 елга әйләнеп кайтыйк әле. Шул вакытта берсе төпкә, берсе мичәүгә җигелгән ике атта биш егет урам әйләнделәр. Каян шул кадәр итеп хәтерләп калдыммы? Чөнки шулар арасында туганыбыз Рәхимулла абый да бар иде, мәрхүм инде, ятим үскән малай. Аның әтисе Гали абый белән әттә ике туган. Әттә урам уртасына чыгып кулына юл сәдәхәсы – "юл аягы" бирде. Бездә шулай сәдаканы сәдәхә диләр. Дуслар бәлки күп сүзләрне ялгыш яза диеп тә уйлыйлардыр, юк, ялгыш язмыйм, авылымда ничек сөйләшәләр, каныма ничек сеңгән, шулай язам. Әнә анда берсе көлеп әйтмешли, мин авылымның патриоты.

    Менә шул Рәхимулла абыйларны әле без Тәмәй Галәү бакча башыннан кул болгап та озатып калдык. 5 нче класста укыганда , Мәчкәрә мәктәбеннән кайтканда. Рәхимулла абый классташым Розалиянең Рәшидә апасы белән йөри иде, солдатлар киткән машинада Рәшидә апа да бар. Менә шул чак искә төште дә, бабайга, без кызлар белән Рәхимулла абыйны Галәү бакча башыннан кул болгап озатып калдык димен. Ә ул "Ә мине" ди. Һе, синең Армиягә киткәнеңне мин каян белим. И, баксаң, ул машина кузовында минем бабай да булган икән бит, биш егетнең берсе ул булган икән.
    Армияга китүче егет һәм 5нче класста укучы орчык кадәр генә кыз, класста иң кечкенәсе мин. Еллар үткәч язмыш безне очраштырды да, чәчләрне чәчкә бәйләп тә куйды. Һәм менә 45 ел инде без бергә .

    Кайвакытта шул бәйләнгән чәчләрне сүтеп аласы да килгән чаклар бар ла ул. Әй, һәркемдә дә буладыр инде ул андый чаклар. Ярар, монысы сүз арасында гына. Ә менә без Галәү бакча башында кул болгап озатып калган егетләр, берсен әйттем инде, берсе – Рәшит Шәрипов , җәмәгате Галия белән шулай ук күп еллар үзебезнең авылда яшәп яталар. Берсе Рәхимулла абый, күп еллардан бирле юк инде. Берсе Расыйм Исмәгыйлов, Поляныда яши. Мансур абый Исмәгыйловның энесе. Берсе Фаиз Шәрипов. Илдар-Равил Шәриповларның абыйсы. Ул да юк инде.

    “Солдат итеп алсалар да, будырмам билләремне,
    Кара чәчем агарса да, онытмам илләремне”, – диеп җырлап киткәннәр иде кайчандыр, бик-бик күптән.

    Кара чәчләр агарып кына түгел, коелып ук беткән инде, кайсыларыныкын инде туфрак та каплаган. Ә хәтер түрендә 1965 елның пычрак көзендә ил сакларга китүче биш егет һәм арып-талып иртән – өч, төштән соң өч чакрым юл үтеп, белем алып йөрүче орчык буе кызлар. Әй, гомер, кайларга ашыгасың?

    Рәйсә Галимуллина,
    Кукмара, Мәмәшир.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/armiyag-kits-ide-sygn-yarlary-beln-khatir

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: