Артистлар кара көчләр турында: «Өйдә кемдер дөп-дөп басып йөри. Утларны яндыра, сүндерә» (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина)
Фирдүс Тямаевны балачакта ызба иясе куркыта торган булган, Гөлнара Тимерҗанова юлда сәер ак киемле бабайны утырткан, Айгөл Шәйхетдинова шайтан белән күзгә-күз очрашкан. Ә сез кара көчләр, җен-пәриләр, йорт ияләре барлыгына ышанасызмы? «Интертат» шул хакта сораштырды.
Балачакта әби-бабайлардан җен-пәриләр, шайтан, йорт ияләре, убыр-албастылар турында ниләр генә ишетмәгән инде без. Интернет, телефон белән бозылмаган бала-чагага шул имеш-мимешләрдән дә көчлерәк тәэсир иткән әйбер булдымы икән ул?
«Имеш-мимеш» дисәк тә, мистик күренешләргә юлыккан, күзгә чалынмыйлар, дип саналган җен-пәриләрне күргән (сизгән, ишеткән) кешеләр бик күп. Хәзерге заманда бу турыда сөйләшергә генә артык яратмыйлар.
«Интертат» бу темага популяр шәхесләр арасында сорашу уздырды. Аларга: «Кара көчләр, җен-пәриләр, йорт ияләре барлыгына ышанасызмы? Очратканыгыз юкмы?» – дип сорау бирдек. Иң кызык дип санаган җавапларны сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
Бәлки, укучыларыбыз арасында да сәер хәлләргә тап булган, ят җан ияләре белән күзгә-күз очрашкан кешеләр бардыр, язып җибәрегез.
«Өйдә кемдер дөп-дөп басып йөри. Утларны бер яндыра, бер сүндерә»
Җырчы Ризат Рамазанов, шәхсән күргәне булмаса да, җен-пәриләргә ышана.
Ышанам, бик күп кеше сөйли бит бу турыда. Чаллыда минем әнинең Зөлфирә дигән якын дусты яши. Тормыш иптәше күптән вафат инде. Кызы Казанда укыганда, Зөлфирә апа укучы малае белән генә яшәде. «КамАЗ» заводында эшли иде ул, эшкә һәр көнне иртә таңнан чыгып китә икән. Берсендә моңа малае: «Әни, син киткәч, безнең өйдә кемдер дөп-дөп басып йөри. Утларны бер яндыра, бер сүндерә», – ди икән. Балага ышанмаганнар инде.
Ә менә малаен авылда калдырып килеп, үзе генә кунган төндә Зөлфирә апа улының хаклы булуын аңлаган. Төнлә йокларга яткач, моны буа башлаганнар, утларны яндырганнар. Зөлфирә апа бик нык курыккан. Икенче көнне мулла чакыртып, фатирга догалар укыткан. Мулла моңа янәшәсенә энәләр, пычаклар куеп йокларга, балкон ишеген ачык калдырмаска кушкан. Ләкин төнлә эссе булган да, Зөлфирә апа тагын, торып, балкон ишеген ачкан. Бу нәрсә тагын кергән, тагын буган.
Шуннан тикшерә башлаганнар. Баксаң, күрше фатирда 1 ай инде бер кешенең мәете яткан икән. Шуның җаны кереп, Зөлфирә апаны бимазалап, куркытып йөргән.
Болай үземнең күргәнем юк. Хайп өчен генә алдалыйсым килми. «Җен-пәридән түгел, тере кешедән курык», – дип өйрәттеләр бит инде безне кечкенәдән. Ләкин кешеләр сөйләгәнне тыңлаганнан соң уйландыра башлый, шүрләтә.
Йорт иясенә ышанабыз. 1 бүлмәледән 3 бүлмәле фатирга күченгәндә: «Әйдә, киттек», – дип, йорт иясен ияртеп алып киттек. Аллаһга шөкер, йортларыбыз тыныч, – ди Ризат.
«Машина бара, аның алдыннан бер кыз бала күләгәсе чаба…»
Җырчы Нурзадә әби-бабайлардан ишеткән хикәятләрен, аларның җен-пәри турындагы сүзләрен искә төшереп, моны «куркыту түгел, тәрбия чарасы булган» дип атады.
Элек әбиләр: «Аягыңны селкетеп утырсаң, җен килә», – дип әйтәләр иде бит. Беркөнне авыл мунчасында рәхәтләнеп аякны селкетеп утыра идем, шул искә төште әле (көлә). «Суның өстен ачык калдырырга ярамый», – дип тә әйтә торганнар иде. Бер яктан карасаң, бу – куркыту түгел, балачакта үзенә күрә бер тәрбия чарасы булган инде. «Ризыкның өстен ачык калдырсаң шайтан ялап китә» дигәнен алсак та, белми сөйләмәгәннәр. Чыннан да ризык өстенә чебен кунарга, чүп төшәргә мөмкин бит инде...
Бу хакта тулырак ИНТЕРТАТТАН укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев