Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Асфальт җәя торган техника таптаган хатын-кыз һәлак булган

    17 майда Әгерҗе районының Салагыш авылында асфальт җәю техникасы таптаган 78 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

    Якынча мәгълүмат буенча, асфальт җәю техникасы артка таба хәрәкәт итә. Бу вакытта юл аша пенсионер хатын-кыз чыгып бара. Техника белән идарә итүче ир-ат аны күрми кала. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

    «Төзелеш эшләре вакытында иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

    Реклама

     http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/asfalt-ya-torgan-tekhnika-taptagan-khatyn-kyz-lak-bulgan

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: