erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти сүзе...

Бу көннәрдә халык арасында сүз гел һава торышы турында. «Сездә ничек, бездә -31. Казанда -29 булган...» Соң, җәмәгать, гафу итегез инде, бу бит кыш, гыйнвар ае. Кыш көне күк күкрәп, яңгыр яварга тиешме әллә? Безнең климатның нинди икәнен онытмагансыздыр, шәт. Әллә инде үзебез бик нәзбереккә әйләндекме?

 

...1987 ел дип хәтерлим. Кышкы салкын айлы кичтә әти, әни, мин күрше авылга дәү әниләргә киттек. Мине зур шакмаклы шәлгә төреп, авыз-борынны шарф белән урап, тагын бер кат зур толып эченә куеп, ат чанасы алдына кертеп утырттылар. Нинди туңу ди монда. Әти белән әни миңа каршы утырганнар. Мин аларга карап барам, икесе дә шундый матурлар, яшьләр. Әни мамык шәлгә төренгән, тунын кигән. Нинди генә салкын булса да, әтинең бүрек колаклары да бәйләнмәгән, кыш көне кия  торган муенлы свитеры үзенә бик килешә тагын. Алар тыныч кына сөйләшеп баралар.

Шулвакыт ат чанасы яныннан барган этебез Акбайны жәлләп куйдым. Арыгандыр, салкындыр инде аңа. Шулай карап бардым-бардым да: "Әти, Акбайны да чанага утыртыйк әле", - дим. "Кызым, этне алай утыртып йөрмиләр. Алар йортны саклый, чана-арба яныннан тирә-юньне карап бара. Акбай ул үзе дә чанага  безнең янга менеп утырмаячак", - ди. 

Бүген эшкә барганда, әти белән шушы сөйләшүебезне искә төшердем әле. Хуҗасы этен урамда һавада йөртә. Шактый зур эт, йонлач бит әле, һич кенә дә гаепләп әйтүем түгел, бәлки шулай кирәктер, дүрт тәпиенә - итекләр, аркасына җылы жилет кигезгән. Әти мәрхүм, чын авыл ире,  бу хәлне күрсә, елмаер, йә булмаса ачы итеп бер сүгенеп куяр иде...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алсу Сафиуллина.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ti-sze

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X